Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Татарстандагы генераль консулы У Инцинь белән очрашты

Казанда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Кытай Халык Республикасының Татарстандагы генераль консулы У Инцинь белән очрашуы булды. Әлеге чара 2019 елда Чжэцзян Провинциянең Вэньлин шәһәре халык хөкүмәте вице мэры Чжу Минляньнең Сабага визитыннан соң гуманитар һәм кадрлар өлкәләрендә һәм башка тармакларда элемтәләрне яклау һәм үстерү өлкәсендә төзелгән хезмәттәшлек килешүенең дәвамы булып тора.

“Коронавирус яклар арасында элемтәләрне ныгыту беразга тоткарласа да, дуслык хисләренә киртә була алмый”,– диде консул һәм дуслыкның авыр чак та беленүен искәртеп, эпидемиягә таралуына чик кую өчен Саба районына гуманитар ярдәм күрсәтелүе турында белдерде. Рәис Миңнеханов әлеге очрашу истәлеге итеп У Инциньга Саба районында эшләнгән сувенирлар җыелмасы тапшырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев