Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба полициясенә десант төшкән

Өченчекөн "Студентлар десанты" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба аграр көллияте укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә экскурсиядә булдылар. Аларны бүлек эшчәнлеге белән таныштыруны кадрлар мәсьәләләре буенча начальник урынбасары Булат Сабиров, штаб начальнигы Людмила Юзеева үз өстенә алды. Алар студентларны хокук саклау органнарында эшләү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге...

Өченчекөн "Студентлар десанты" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба аграр көллияте укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә экскурсиядә булдылар. Аларны бүлек эшчәнлеге белән таныштыруны кадрлар мәсьәләләре буенча начальник урынбасары Булат Сабиров, штаб начальнигы Людмила Юзеева үз өстенә алды. Алар студентларны хокук саклау органнарында эшләү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге белән җентекләп таныштырдылар, сорауларына җавап бирделәр, хезмәтләренең үзенчәлекләрен һәм нечкәлекләрен аңлаттылар. Иң кызыклысы, әлбәттә, эксперт-криминалист Нияз Шәкүров белән очрашу булды.

  • Эшебез өч өлештән тора: вакыйга булган урынга барып, аны карау-тикшерү, җинаятьчеләрнең эзләрен, ягъни матди дәлилләр табып алып кайту һәм шулар буенча тиешле экспертизаны ясау. Эксперт оператив тикшерү төркеменә керүчеләр составында - тикшерүче һәм оперативник белән бергә йөри.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов

Нурхан Дәүләтов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев