Саба районында кыр эшләре барышы
Игенче-механизаторларыбыз, үзләренә йөкләнгән олы бурычны үтәп, кыр эшләрен дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 10 майга кукуруз 5330 гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 73 процентында чәчелгән. Уҗым культуралары чүп үләннәрен бетерү өчен – 2823, корткычларга һәм авыруларга каршы 1075 гектарда эшкәртелгән. Үсемлекләрне тамырдан тукландыру – 1260, яфрактан ашлау 1975 гектарда үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев