Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы архивара документаль интернет-күргәзмәдә катнаша

Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең 95 еллык юбилее уңаеннан агымдагы елның декабрь аенда Баш архив идарәсе "Татарстан Республикасы архив хезмәте" сайтында "Татарстан Республикасы тарихы муниципаль архив документларында» дигән архивара документаль интернет-күргәзмә оештыра. Мондый күргәзмә әле беренче тапкыр гына оештырыла. Ул муниципаль архив документлары аша республика тарихының әһәмиятле битләрен күрсәтүне генә...

Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең 95 еллык юбилее уңаеннан агымдагы елның декабрь аенда Баш архив идарәсе "Татарстан Республикасы архив хезмәте" сайтында "Татарстан Республикасы тарихы муниципаль архив документларында» дигән архивара документаль интернет-күргәзмә оештыра.

Мондый күргәзмә әле беренче тапкыр гына оештырыла. Ул муниципаль архив документлары аша республика тарихының әһәмиятле битләрен күрсәтүне генә түгел, ә республиканың шәһәр һәм районнары архивларындагы регион үсешенең күп кенә юнәлешләре буенча мөһим мәгълүмат чыганагы булган документларны фәнни әйләнешкә кертү, җирле архивларда сакланучы документаль байлыкларны күзалларга ярдәм итүне дә максат итеп куя.

Шушы уңайдан Саба муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлеге тарафыннан да зур эш башкарылды. Интернет-күргәзмәдә катнашу өчен 1929 елдан 2005 елга кадәр түбәндәге темалар буенча район тарихына кагылышлы архив материаллары тупланылды:

1.Индустрияләштерү һәм коллективлаштыру.

2.1941-1945нче еллар. Район Бөек Ватан сугышы елларында.

3.1940нчы елларның икенче яртысы. Саба районы сугыштан соңгы елларда.

4.1950-1960нчы елларда Саба районы үсеше.

5.1970нче -1980нче еллар уртасында Саба районы.

6.1980нче елларның икенче яртысы - 1990нчы елларның икенче яртысында Саба районы.

7.Саба районы бүген.

8.2000 еллар - бүгенге көн - районның бүгенге икътисадый, социаль, мәдәни хәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев