Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы фермеры 9 юнәлеш буенча эшчәнлек алып бара

Нияз Хурамшин авыл хуҗалыгы продукциясенең төрле төрләрен җитештерү һәм аларны эшкәртү белән шөгыльләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясендә хәбәр иттеләр. Нияз Хурамшин җитәкчелегендәге "Көек" авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату, эшкәртү кооперативы 2014 нче елда оеша. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе берьюлы...

Нияз Хурамшин авыл хуҗалыгы продукциясенең төрле төрләрен җитештерү һәм аларны эшкәртү белән шөгыльләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясендә хәбәр иттеләр.

Нияз Хурамшин җитәкчелегендәге "Көек" авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату, эшкәртү кооперативы 2014 нче елда оеша. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе берьюлы берничә төр эшчәнлек белән шөгыльләнергә уйлаган була.

Фермер ит, яшелчә, җиләк-җимеш эшкәртә. Ат һәм сыер итеннән ул ысланган һәм пешерелгән колбасалар, шул исәптән казылык, сосискалар җитештерә. Эшмәкәр, шулай ук, сәүдә челтәрләренә консервланган помидор, кыяр, алма һәм җиләк озата.

Моннан тыш, булдыклы эшмәкәр декоратив бакчачылык белән шөгыльләнә, питомникларга хас үсемлекләр үстерә. Елдан-ел кооператив башлыгы эшчәнлек даирәсен киңәйтә бара.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев