Терлек азыгын мул һәм сыйфатлы итеп әзерләүне күздә тотып, район хуҗалыкларында быел кукуруз 5900 гектарда игелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә шул мәйданнардан 87068 тонна сенаж салынган. Терлеге күп булган хуҗалыклар азыкны мулрак туплап калырга тырыша. Бу күрсәткеч "Алтын Саба-М" хуҗалыгында -...
Терлек азыгын мул һәм сыйфатлы итеп әзерләүне күздә тотып, район хуҗалыкларында быел кукуруз 5900 гектарда игелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә шул мәйданнардан 87068 тонна сенаж салынган. Терлеге күп булган хуҗалыклар азыкны мулрак туплап калырга тырыша. Бу күрсәткеч "Алтын Саба-М" хуҗалыгында - 14535 тонна, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалында - 8218, "Юлбат"та - 7880, "Туган як"та - 7606, "Шытсу"да - 5338 тонна.
Киләсе ел уңышы өчен кырда агрегатлар барлык мәйданның 7558 гектарында көзге төп эшкәртү үткәрде. 356 гектары тирәнәйтеп эшкәртелде. Кырдан бәрәңге уңышын гына җыйнап аласы калып бара.


Нет комментариев