Саба районы укучылары - “IT-чемпион” конкурсы җиңүчеләре
Шушы көннәрдә Казанда IT-паркта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "IT-чемпион" республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында районыбыздан Саба гимназиясе укучысы Аделина Федорова, Тимершык урта мәктәбеннән Миләүшә Фатыйхова, Арташ төп мәктәбеннән Гүзәл Салихова да бар. Алар өчесе дә өлкәннәрне электрон хезмәтләрдән файдаланырга күнектергәннәре өчен ноутбук ияләре булдылар. Моннан тыш быел конкурс...
Шушы көннәрдә Казанда IT-паркта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "IT-чемпион" республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында районыбыздан Саба гимназиясе укучысы Аделина Федорова, Тимершык урта мәктәбеннән Миләүшә Фатыйхова, Арташ төп мәктәбеннән Гүзәл Салихова да бар. Алар өчесе дә өлкәннәрне электрон хезмәтләрдән файдаланырга күнектергәннәре өчен ноутбук ияләре булдылар. Моннан тыш быел конкурс кысаларында "Иң актив мәктәп" номинациясе дә гамәлгә кертелгән иде. Әлеге номинациядә безнең районнан Арташ төп мәктәбе җиңүгә иреште һәм интерактив такта белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев