Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба шахматчылары III урынны алып кайттылар

19-22 ноябрьдә Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат клубының 40 еллыгы уңаеннан республика районнары һәм шәһәрләре арасында команда чемпионаты үткәрелде. Барысы 17 команда катнашкан бәйгедә халкы 35 меңнән артмаган районнар төркемендә Саба шахматчылары, актанышлылар һәм әтнәлеләрдән генә калышып, III урынны яуладылар. Әлеге нәтиҗәгә ирешергә Мулланур Мусин (Явлаштау), Азат Әхмәтов (Саба), Ирек...

19-22 ноябрьдә Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат клубының 40 еллыгы уңаеннан республика районнары һәм шәһәрләре арасында команда чемпионаты үткәрелде. Барысы 17 команда катнашкан бәйгедә халкы 35 меңнән артмаган районнар төркемендә Саба шахматчылары, актанышлылар һәм әтнәлеләрдән генә калышып, III урынны яуладылар. Әлеге нәтиҗәгә ирешергә Мулланур Мусин (Явлаштау), Азат Әхмәтов (Саба), Ирек Билалов (Сабабаш), Гүзәл Кәримова (Юлбат), Сиринә Мөхәммәтова (Олы Шыңар), Рамилә Нургалиева (Иске Икшермә), Тимур Нәгыймуллин, Илдар Ситдиков (Шәмәрдән) китергән очколар булышты. Шәхси беренчелектә 1нче тактада уйнаган тренер Марат Закиров (Шәмәрдән) спорт осталарыннан гына калышып, 3нче урынны алды.

Призерларга бүләкләрне Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, шахмат буенча дөнья чемпионы Алисә Галләмова, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов, Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов тапшырды. Шулай ук спортчыларны клуб ачылганнан бирле эшләгән җитәкчеләр дә котладылар.

Азат Әхмәтов,

физик культура отличнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев