Саба  урман  хуҗалыгы  хезмәткәрләре “Чиста  урманнар”  акциясен  башлап җибәрде
Яңалыклар

Саба урман хуҗалыгы хезмәткәрләре “Чиста урманнар” акциясен башлап җибәрде

Урманнарда уңайлы санитар-экология хәл булдыру максатында республикада "Чиста урманнар" акциясе башланды.

Акциягә Саба урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә кушылды. Урман буйларын чүп-чардан, корыган агачлардан арындыру буенча эш башкарыла. Кукмара урман участогында тау битләренә агачлар утырту да башланды.


Нет комментариев