Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Саба урманчылыгы" ДКУ коллективы "Татарстанның иң яхшы урманчылыгы" бәйгесе җиңүчесе

Беренче урында Саба, икенче урында Мамадыш, өченче урында Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Чирмешән урманчылыклары булды.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика күрсәтмә конкурсына йомгак ясады. Бу  турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күрсәтмә конкурс йомгаклары буенча беренче урын "Саба урманчылыгы" ДКУ коллективына бирелде. Икенче урында – Татарстанның "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, өченчедә – республиканың "Алабуга урманчылыгы" ДКУ, "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ һәм "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре.

Республика урманчылыкларыннан күрсәтмә конкурска 21 проект кабул ителгән иде. Алар федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы урман фонды территориясен төзекләндерү, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын (чатырларны, кече архитектура формаларын төзү һ.б.) карап тоту, массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистарту турында булды.

Шулай ук күрсәтмә агитациянең торышын яхшырту (янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урманга сак караш турында плакатларны, аншлагларны яңарту), урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактик эшләр уздыру (урман һәм янгын белән сак эш итү зарурлыгы турында лекцияләр, әңгәмәләр уздыру, видеофильмнар ясау, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау) турында эшләр дә булды.

Фото: Регина Гумарова

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев