Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары төгәлләнде

Соңгы көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан урта мәктәпнең спорт залы волейбол уйнарга яратучы хатын-кызларны һәм аларга көч бирүче җанатарларны үзенә җыйды. Биредә бистәдә эшчәнлек алып баручы хезмәт коллективлары арасында район чемпионатының зона этабы уеннары барды. Берничә ел элек кайбер командалар уенда “галочка” өчен генә катнашсалар, хәзер исә андыйлар юк, барысы да чын күңелдән, булдырам дип, уенның нечкәлекләрен белеп, аларны кулланып, матур уен күрсәтеп уйныйлар. Волейбол сөюче хатын-кызлар бар яктан молодец: хезмәтләрендә дә алдынгы, гаиләләре дә үрнәк, чибәр һәм сөйкемлеләр дә!

 

     Район чемпионатының Саба зонасы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов катнашты. Хатын-кызлар волейболын яратып күзәтүче җанатар Рифат Закиров, һәр елдагыча, иң оста уенчыларга үзенең бүләкләрен тапшырды. Югары лигада беренче урынны районның муниципаль хезмәткәрләре командасы яулады. Алар осталыкларын елдан-ел арттыра барып, матур уен күрсәтеп, бердәм команда икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. 2нче урынны “Олимп” спорт мәктәбе командасы, 3нче урынны “Саба-Арена” спорт мәктәбе командасы алды.

     Райондагы җирлекләр арасында барган район чемпионатында исә Саба шәһәр җирлеге командасы 3нче урынга лаек булды.

     Җиңүче командалар үз көчләрен сынауны район этабында дәвам итәчәкләр.  

     Тормыш яме, яшәү матурлыгы бүләк итүче хатын-кызларга уенда гына түгел, тормышта да гел җиңүләр генә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

 Мәгълүмат Саба шәһәр җирлегеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев