Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын каршылау чараларына әзерлек бара

Саба муниципаль районы хакимиятенең актлар залында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын каршылау чараларына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды. Аның эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе әзерләгән "Бүгенге...

Саба муниципаль районы хакимиятенең актлар залында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын каршылау чараларына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды. Аның эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе әзерләгән "Бүгенге көн геройлары" дип исемләнгән видеоролик күрсәтелгәннән соң, оештыру комиссиясе сәркатибе - социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин оештыру комитетының алдагы утырышында күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлеше хакында сөйләде.

Юлбат һәм Сатыш авылларында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә яңа обелиск-һәйкәл булдыру турында сүз алып барылды. Көн тәртибе буенча хәрби комиссариат, "Боевое Братство"ның җирле җәмәгать оешмасы, Балалар иҗат үзәге, Икшермә кадет-мәктәбе, спорт комитеты, Саба гимназиясе, Саба лесхозы, район инвалидлар оешмасы җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшчәнлекләрен чагылдырып, слайдлар ярдәмендә чыгыш ясадылар.

Чыгышларда нигездә балаларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, хәрби-спорт чаралары үткәрү, тарихи мирасларны саклау, яу кырында башларын салганнарның исемнәрен мәңгеләштерү, җәмгыятьтә Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтү, сугышчан һәм хезмәт традицияләрен торгызу, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәр җирлектә 70әр төп агач утырту кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Авыл җирлекләренә алда торган мөһим эшләрнең берсе - Бөек Ватан сугышы ветеранының социаль паспортын тутыру турында сүз алып барылды. Утырышта катнашкан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ветераннар белән төрле сәяхәтләр оештыру, изге урыннарга баруда транспорт белән тәэмин итү мөмкинлеге, кыскасы, бу юнәлештә тоткарлыклар чыкмаслыгына ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев