Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада чыршыларны урманчылык участокларында һәм Яңа ел алды ярминкәләрендә сатып алырга була

Яңа ел якынлаша. Әлеге бәйрәмнең төп атрибуты булган чыршы бизәргә дә вакыт җиткән дигән сүз. Шул максаттан халыкка чыршыларны сатып алырга мөмкин булган урыннар билгеләнде. Чыршыларны урманчылык участокларыннан һәм Яңа ел алды ярминкәләреннән сатып алырга мөмкин. Бәяләре һәркемнең дә көченнән килерлек. Мәсәлән, 1 метрлы чыршы 215 сум, метр ярымлысы -...

Яңа ел якынлаша. Әлеге бәйрәмнең төп атрибуты булган чыршы бизәргә дә вакыт җиткән дигән сүз. Шул максаттан халыкка чыршыларны сатып алырга мөмкин булган урыннар билгеләнде. Чыршыларны урманчылык участокларыннан һәм Яңа ел алды ярминкәләреннән сатып алырга мөмкин. Бәяләре һәркемнең дә көченнән килерлек. Мәсәлән, 1 метрлы чыршы 215 сум, метр ярымлысы - 304 сум, 2 метрга кадәрлесе - 359 сум, 3 метрлысы - 608сум, дүрт метрлысы - 890 сум, 5 метрга кадәрлесе - 1590 сум, 10 метрдан артканы 4705 сум тора. Һәр агачка рөхсәт кәгазе бирелә. Документ булмаган очракта агач законсыз рәвештә киселгән дип санала. Кызганычка каршы, һәр елны рөхсәтсез чыршы кисү очраклары да күзәтелә, шуның белән урман хуҗалыгына һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян килә. Шундый фактларны кисәтү максатыннан урман хуҗалыгында махсус чаралар әзерләнде. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге белән берлектә чыршы участокларында патрульлек итү графигы эшләнде, мобиль төркем төзелде.

Рөхсәтсез ылыслы агачларны кисүдә гаепле дип табылган гражданнар һәм оешмалар Россия Хөкүмәтенең 273 санлы карары (8май, 2007ел) нигезендә урманчылыкка килгән зыянны түләргә мәҗбүр ителәчәкләр. Матди зыян күләме урманнарның категориясенә карап 1137сумнан 5586 сумга кадәр тәшкил итә. Моннан тыш гаеплеләр административ (3000сумнан башлап), ә зыян күләме сизелерлек зур булганда җинаять җаваплылыгына тартылачаклар.

Шуңа күрә агачка балта күтәргәнче кат-кат уйлану хәерлерәк. Саба урман хуҗалыгы Яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршылы булырга теләгән һәркем аны алсын өчен барысын да эшли. Тик уйланмый кылган гамәлебез белән үзебезнең дә, башкаларның да бәйрәм рухын сүндермик!

Нәгыйм Газизов,

Саба урманчылыгы лесничие.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев