Саба таңнары

Сабада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры [+фотолар]

Бу көннәрдә районыбыз халкы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры чыгышларын тамаша кыла. 12 февральдән башланып киткән гастрольләр 20 февральгә кадәр дәвам итә.

Тамашачыларга бу театр сезонының премьерасы - «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла), ә балаларга ТР ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә әзерләнгән "Супер Светофор" (Аманулла) спектаклен тәкъдим иттеләр. Театр коллективы Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йорты, Шәмәрдән мәдәният йорты, Олы Нырты, Эзмә, Явлаштау, Кызыл Мишә, Лесхоз, Кече Шыңар, Иләбәр һәм Ике басу Арташ авыл халкына спектакльләрен тәкъдим итте.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: