Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада узган парадтан репортаж

Яңа елны кызыл тунлы, ак сакаллы, капчыкка бүләк тутырып, Кар кызын ияртеп килүче Кыш бабайсыз каршылау мөмкин түгел.

Бигрәк тә безнең районда. Сабалылар инде быел 14нче тапкыр Кыш бабайларны һәм Көнчыгыш календаре буенча 12 еллык циклны чагылдырган җанварларны парадка чыгаруның шаһитлары булдылар. Башка районнарда исә болай ук соклангыч тамаша ясый алганнары юк әле. Әйтик, зур шәһәр Алабугада да Кыш бабайлар парадын быел беренче тапкыр гына үткәргәннәр. Сабада исә бу тамаша, һәр иртәдә Кояш чыккан кебек, булмый кала алмый торган гадәти чарага әйләнде. Быел халык арасында үткәрелгән интернет сораштырулар да аның дәвам иттерелергә тиешлеген раслады. Дөрес, парадка, нинди ел киләсен исәпкә алып, алдан ук ныклап әзерләнергә кирәк. Шуңа күрә эшкә декабрь башында ук керешелә. Авыл җирлекләренең, оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләрнең бу максаттан иҗадилык-фантазияне ничек тормышка ашырганнарын узган шимбәдә күрдек. Парадка тезелгән җанварларның шәплегенә сокланып бирелгән "Кем ясады?" дигән сорауга һәммәсеннән дә "Барыбыз да бергә тырыштык" дигән җавап кына ишеттек. Чыннан да, бу эштә бердәмлек уңыш нигезе булды.

Парадны сары чебиләр булып киенгән җәяүле мәдәният хезмәткәрләре башлады. Гаярь Әтәч булып киенгән җитәкчеләре Рөстәм Заһидуллин мәйдан уртасына канатларын җилпеп, машина әрҗәсендә килде. Ул арада тамашачыны шаккаттырып, яңа борынлаган зур йомырка эченнән чеби килеп чыккач, коллектив тагын да тулыланды һәм мәйдан чебиләр башкарган бердәм бию ритмына күмелде. Маймыл, бер дә китәсе килмәсә дә, елны Әтәчкә тапшырырга мәҗбүр булды. Финанс-бюджет палатасы, медицина, мәгариф учреждениеләре коллективлары да Әтәч елына старт биреп, Маймыл елын тарихка озатып уздылар. Ә авыл җирлекләреннән килгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадны атларда үттеләр.

Ел символларын гәүдәләндергән техника парадының алгы сафыннан район электр челтәре уңганнары ясаган аяклары хәрәкәтләнүче ат барды. 2017 ел дәвамында безне иртә таңнан уятачак мәһабәт Әтәч "Татавтодор" филиалы хезмәт җимеше булып чыкты. "Сабагаз" идарәсе ясаган үгезне гүя тере диярсең: янып торган кып-кызыл булуы, борыннан парлары чыгуы аңа тәмам җан керткән иде. "ПМК", МТС", "Экопродукт", "Сабагро", "Рамазан", Сабыагрохим", аграр көллият, элемтәчеләре коллективлары парадка чыгарган җанварлар да бәйрәмгә ямь өстәде. Янгын сүндерүчеләр ясаган акрын кыймылдаучы җәяүле Күсене генә тамашачыларга бераз көтәргә туры килде: тир түгеп үстергән ашлыкны яхшы саклагыз, минем кебек кимерүчеләрне симертмәгез дия кебек иде аның кыяфәте.

Елына күрә дигәннән, әтәчләнү халык Төп чыршы куелган үзәк мәйданда җыелгач та дәвам итте әле. Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов һавага чөйгән тере әтәчләрнең берсен Фирдания Галимҗанова эләктерде. Тагын өчесенә кемнәр хуҗа булгандыр- тәки белә алмадык. Халык аралап йөреп булмаслык күп иде шул. Аннары сабалылар бирелеп 2016 елда уртак тырышлык белән башкарылган эшләрнең тарихка матур хезмәт сәхифәләре булып кереп калачагы турында сөйләгән район башлыгы Рәис Миңнехановның чыгышын тыңладылар. Елның иң мөһим вакыйгалары билгеләп үтелде. Референдумда актив катнашып, үзара салымга үз өлешләрен керткәннәре өчен район халкына зур рәхмәте белдерде район башлыгы. Республикада уңышлы гамәлгә ашырылып килүче 30дан артык максатчан программаларның 2017 елда да дәвам итәчәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев