Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабадагы “Универмаг”тан ир белән хатын-кыз 720 сумлык күлмәк урлаган

Техника камилләшүе шартларында кәкре куллыларга урлашу кыенлаша бара. Сәүдә нокталарында, базарларда угрылыкны видеокүзәтү җайланмалары бик нәтиҗәле фаш итә. Әмма кайбер кәкре куллылар техника казанышларыннан хәбәрдар түгел, ахрысы. Алар сәүдә нокталарыннан әйбер чәлдерү аркасында бик күңелсез хәлдә калалар. Күптән түгел Саба үзәгендәге "Универмаг"ка урнаштырылган видеокүзәтү җайланмасын әйләндергәндә угрылык итү факты ачыклана....

Техника камилләшүе шартларында кәкре куллыларга урлашу кыенлаша бара. Сәүдә нокталарында, базарларда угрылыкны видеокүзәтү җайланмалары бик нәтиҗәле фаш итә. Әмма кайбер кәкре куллылар техника казанышларыннан хәбәрдар түгел, ахрысы. Алар сәүдә нокталарыннан әйбер чәлдерү аркасында бик күңелсез хәлдә калалар. Күптән түгел Саба үзәгендәге "Универмаг"ка урнаштырылган видеокүзәтү җайланмасын әйләндергәндә угрылык итү факты ачыклана. Видеоязмадан күренгәнчә, бер хатын-кыз сиздермичә генә элгечтән күлмәк ала да, ир-атка тоттыра. Тегесе аны өске киеме эченә яшереп, сәүдә ноктасыннан чыгып китә.
Мондый саллы дәлил булганда, каракларның эзенә төшү күпкә җиңеләя, билгеле. Полициянең участок вәкаләтлеләре үзләре хезмәт күрсәткән авылларда яшәүчеләрнең күбесен йөзләреннән танып белә. Алар видеоязманы "Тану" программасы ярдәмендә өйрәнеп, 720 сумлык күлмәккә кызыгучыларны тиз ачыкладылар. Угрылар Сабай авылында яшәүче ирле-хатынлы Хәйбуллиннар (фамилияләре үзгәртелде) булып чыкты. Аларга алдан сөйләшеп, икәүләп, ягъни төркем белән җинаять эшләгәннәре өчен гаепләү белдерелде. Моның өчен закон нигезендә иң җиңел җәза бирелгән очракта да хөкем ителүче 200 мең сум штрафка тартылырга мөмкин. Ә иң кырыс җәза кулланылганда 5 елга кадәр колония көтә. Шуңа күрә, вак-төяк бит инде, бәясе дә арзан, берни дә булмас әле дип, урлашу максатында беркайчан да кул озайтмавың хәерле.
Раниф Хафизов,
тикшерүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X