Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалар икенче урын алып кайттылар

Август ахырында Баулы шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча үткәрелгән Татарстан чемпионатында республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Бәйгеләрдә Сабадан килгән катнашучылар уңышлы чыгыш ясадылар. Шәмәрдәннән Нияз Шакиров 200 метрга йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә, Раил Галиәкбәров коляска белән 1500 метрга узышта, Сабадан Азат Әхмәтов ядрә этәрүдә үз категорияләрендә 1нче...

Август ахырында Баулы шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча үткәрелгән Татарстан чемпионатында республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Бәйгеләрдә Сабадан килгән катнашучылар уңышлы чыгыш ясадылар. Шәмәрдәннән Нияз Шакиров 200 метрга йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә, Раил Галиәкбәров коляска белән 1500 метрга узышта, Сабадан Азат Әхмәтов ядрә этәрүдә үз категорияләрендә 1нче урыннарны яуладылар. Нияз белән Раил ярышның тагын берничә төрендә призер булдылар. Сабадан Алмаз Ишморатов озынлыкка сикерүдә -2нче, йөгерүдә - 3нче, Әмин Миңнегулов - йөгерүдә һәм ядрә этәрүдә, Раилә Низаметдинова (Шәмәрдән) ядрә этәрүдә - 3нче, Сабабаштан Зилә Габдерахманова - озынлыкка сикерүдә - 3нче, 100 һәм 8000 метрга йөгерүдә ядрә 2нче урыннарны алдылар. Гомумкомандалар исәбендә район җыелма командасы 2нче урынга чыкты.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев