Саба таңнары

Сабалылар Казанда узган ярминкәдә 3 миллион сумлык товар тәкъдим иткән

Узган шимбәдә сабалылар Казан халкын ит, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчә белән куандырды. Барлыгы 3 миллион сумлык товар тәкъдим ителгән. "Мөхәммәтшин", Урта Саба", "Сатыш" җәмгыятьләре алып килгән сөт, Олыяздагы "Яз" җәмгыятенең сөт продуктлары, "Курсабаш", "Юлбат" хуҗалыкларының бөртеклеләрен, шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңгене дә бик яратып алган шәһәр халкы. Авыл җирлекләре һәм...

Узган шимбәдә сабалылар Казан халкын ит, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчә белән куандырды. Барлыгы 3 миллион сумлык товар тәкъдим ителгән. "Мөхәммәтшин", Урта Саба", "Сатыш" җәмгыятьләре алып килгән сөт, Олыяздагы "Яз" җәмгыятенең сөт продуктлары, "Курсабаш", "Юлбат" хуҗалыкларының бөртеклеләрен, шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңгене дә бик яратып алган шәһәр халкы. Авыл җирлекләре һәм мәктәпләр тәкъдим иткән продукцияне дә теләп алганнар. Ярминкәдә мәктәпләр оештырган тере почмактан каз-үрдәк, куяннар сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Өстәвенә, ярминкәне районның сәнгать йолдызлары җыр-моң белән бизәде.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: