Саба таңнары

Сабалыларны “Елки 1914” фильмында төшәргә чакыралар

30 октябрьдә К.Маркс ур., 33 адерсы буенча урнашкан Казан Ратушасы бинасында Россиянең популяр "Елки" кинофраншизаның финал күренешләрен төшерәчәкләр. Профессиональ актерлар белән беррәттән фильмда гади тамашачылар да төшә ала, алар массакүләм селфида катнашачаклар. Фильмда теләгән һәркем дә төшә алачак, моның өчен 28 октябрьгә кадәр elki1914kazan@bazelevs.ru адресына кадәр паспорт фотосын сканерлап һәм...

30 октябрьдә К.Маркс ур., 33 адерсы буенча урнашкан Казан Ратушасы бинасында Россиянең популяр "Елки" кинофраншизаның финал күренешләрен төшерәчәкләр.
Профессиональ актерлар белән беррәттән фильмда гади тамашачылар да төшә ала, алар массакүләм селфида катнашачаклар.
Фильмда теләгән һәркем дә төшә алачак, моның өчен 28 октябрьгә кадәр elki1914kazan@bazelevs.ru адресына кадәр паспорт фотосын сканерлап һәм Яңа ел киемендәге фотоларын салырга тиеш булалар. Хатын-кызлар бәйрәмчә итеп киенгән, чәчйләре бәйрәмчә итеп ясалган һәм бәйрәмчә макияж белән булырга тиеш, ир-атлар исә - матур костюм һәм күлмәкләрдә. Киемнәр кара төстә булырга тиеш түгел, кара чалбар гына кию рөхсәт ителә. Актерларны җыю 18.00 сәгатьтә башлана, фильмга төшерү эше 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Үзең белән паспорт булу мөһим, дип хәбәр итә Интертат.ру.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: