Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Садыйков онлайн-трансляция барышында татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

ТР сәламәтлек саклау министры #ТатарстанОнлайн телепрограммасының кунагы булачак.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Телепрограмманың трансляциясе төбәкнең рәсми берләшмәләрендә 14.00 сәгатьтә башлана.

Аерым алганда, министр «Татарстан: сәламәтлеккә өстенлек», «Татарстанда сәламәтлек саклау тармагын үстерү буенча нинди программалар гамәлгә ашырыла, республикабыз медицинасы ничек үсеш кичерә?» дигән темаларны кузгатачак.

Программа барышында теләгән һәркем министрга үз соравын бирә ала. Марат Садыйков трансляция вакытында иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк, калганнарына исә социаль челтәрләрдән файдаланучылар программа төгәлләнгәннән соң җавап алачак.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстанның рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән трансляцияләнә. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков һ.б. төрле вакытта проектның кунаклары булды.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре, шулай ук YouTube платформасындагы берләшмәләрендә 14.00 сәгатьтә башлана. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X