10 август 2020 яңалыклары
-
Татарстан игенчеләре яңа ашлык уңышының икенче миллион тоннасын җыйдылар
Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган.
-
“Сабагаз” идарәсенең югары дәрәҗәсе
Сабаны һәм җирлекләр авылларын газлаштыру – халык мәнфәгате өчен башкарылган һәм район тарихында зур урын алган гаять мөһим эшләрнең берсе. Авыл җирендә яшәгән кешеләрнең үзәгенә үткән нәрсә кышка ягулык әзерләү – аны урманнан алып кайту, турау, ярып утын итү булды. Корыган агачны кисү өчен рөхсәт алу да зур проблема иде. Торак пунктларга “зәңгәр ягулык” килү Саба халкы өчен зур казаныш булды. Районыбызда газлаштыру эшенә нигез 1968 елда салына.
-
“Район тарихында урының данлы, авылым Иләбәрем”
Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, укучылар белән берлектә, Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, “Ямьле Саба” проекты кысаларында, “Район тарихында урының данлы, авылым Иләбәрем” дигән исем астында квест-уен оештырдылар.Чара авылыбыз тарихын чагылдырган китап күргәзмәсе белән башланып китте.
-
Якташыбыз котлый!
Әлфия Хәсәнова, Татарстан Республикасының атказанган артисты:
-
Татарстанда беренче яшь гаилә «Президент» соципотекасы буенча торак алу өчен теркәлде
ТР Президенты Бөгелмә районында яшь гаиләләр белән очрашты.
-
Рөстәм Миңнеханов кырда төшке аш вакытында механизаторлар белән урып-җыю хакында сөйләште
ТР Президенты эш сәфәре белән Ютазы районына килде.
-
Кооперация сәхифәләре
Сабада сәүдәгәрләрнең кооперативларга берләшү тәҗрибәсе район оештырылганчы ук булган. Бу зарурлык 1926-1927 елларда үзен аеруча сиздерә. Кооператив сәүдә булдыруга Хәсәнша Хаҗиәхмәтов сизелерлек өлеш кертә. Сабада һәм авылларда кооперациягә әгъзалар тарту эше киң җәелә. Пайчылар җыелган акчага кибетләр салына башлый. Кооперациягә беренчеләрдән булып Сабабаш, Тенеки, Тимершык, Яңа Мичән авылларында яшәүчеләр керә.
-
Төзүчеләр хөрмәтләнде
Һәр елның август аенда, төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.Күп гасырлар эчендә төзүче һөнәре мактауга лаек булды һәм хөрмәт казанды. Алар - яшәү өчен хәзерге заманның күпчелек кешесе күз алдына да китерә алмаган уңайлы шартлар тудыручылар. Төзүчеләр районыбыз оешкан көннән алып бистәбезнең, авылларыбызның йөзен танымаслык булып үзгәрттеләр, торак өйләр, юллар, мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары, сәүдә комплекслары һәм күп кенә башка объектлар төзеделәр һәм төзекләндерделәр.
-
Ежедневный оперативный прогноз на 11 августа
Метеорологический прогноз.
-
НПС «Азнакаево» отмечает 60-летний юбилей деятельности
Нефтеперекачивающая станция (НПС) «Азнакаево» Альметьевского районного нефтепроводного управления (РНУ) АО «Транснефть – Прикамье» отмечает 60-летие со дня начала своей работы.
-
30 августта бәйрәм чараларына тән температурасын үлчәп кенә кертәчәкләр
«Кеше саны буенча чикләүләр барыбер булачак», — диде Любовь Авдонина.
-
Минем дә өлеш бар
Мин Саба районы оештырылган 1930 елда, август аенда дөньяга килгәнмен. Әтием Зиннурга, әнием Сәрбиҗамалга өч ул булганбыз. Мин – иң кечесе. Бик авыр заманда үстек. Тамакның беркайчан да туйганы булмады, черегән бәрәңге, алабута ипие ашаган буын бит без. Әниләр, күпмедер булган ризыкны да, безнең авыздан өзеп, салым түләргә мәҗбүр ителгән иде. Вакытында түләмәсәң, агентлар өйдән эзләргә үзләре килә.
-
Районның мәдәни үсеше
Районыбызның мәдәни тормышы ярты гасырдан артык чорда нигездә төп ике төр эшчәнлектән – китапханәләр һәм клублар (мәдәният йортлары) хезмәтеннән гыйбарәт. Музейлар узган гасырның 90 елларында гына тулы канлы тормыш белән яши башлыйлар. Сабада беренче китапханә Советлар хакимиятенең беренче елында ук барлыкка килә. 1918 елда авыл активисты Шәриф Галиев итче сәүдәгәр Гали Нуриевның таш келәтендә китаплар туплап, халыкка беренче мәдәният хезмәте күрсәтә башлый.
-
Дөге ярмасының куркыныч үзенчәлеге ачыкланган
Дөге үзендә мышьяк тупларга мөмкин, соңыннан ул кеше организмына эләгә.
-
Биектау районында карлыганны комбайн белән җыялар
Тимур Усманов 20 гектар мәйданда карлыган, кура җиләге һәм бөрлегән үстерә.