Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Район тарихында урының данлы, авылым Иләбәрем”

Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, укучылар белән берлектә, Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, “Ямьле Саба” проекты кысаларында, “Район тарихында урының данлы, авылым Иләбәрем” дигән исем астында квест-уен оештырдылар.Чара авылыбыз тарихын чагылдырган китап күргәзмәсе белән башланып китте.

Уен вакытында катнашучылар махсус карталар ярдәмендә төрле тукталышлар буйлап сәяхәт иттеләр, авылда эшләп килгән кибет, мәчет, клуб тарихы белән таныштылар, авылның иң өлкән кешесе белән очраштылар. Квест уен районыбыз эмблемасын һәм флагын эзләп табу белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев