Саба таңнары
  • Тат Лат
  • “Сабагаз” идарәсенең югары дәрәҗәсе

    Сабаны һәм җирлекләр авылларын газлаштыру – халык мәнфәгате өчен башкарылган һәм район тарихында зур урын алган гаять мөһим эшләрнең берсе. Авыл җирендә яшәгән кешеләрнең үзәгенә үткән нәрсә кышка ягулык әзерләү – аны урманнан алып кайту, турау, ярып утын итү булды. Корыган агачны кисү өчен рөхсәт алу да зур проблема иде. Торак пунктларга “зәңгәр ягулык” килү Саба халкы өчен зур казаныш булды. Районыбызда газлаштыру эшенә нигез 1968 елда салына.

    Иң элек сабалылар керосин төтене чыгарудан туктап, ашарга газ плитәсендә пешерүгә күчте. Халык депутатларынын, район Советы башкарма комитеты боерыгы белән Байлар Сабасы авылы буенча газ хужалыгы эксплуатациясе өчен жаваплы кеше итеп Тимербай Гәрәев билгеләнә. Сабада тиз арада 126 хужалыкка газ баллоннары урнаштырыла. Алар Сабаның кабул итү һәм тапшыру пунктларына Казан кусты базасыннан кайтартыла. Газ оешмасы Сабада 1976 елда барлыкка килә, җитәкчесе итеп Хәмит Хуҗин билгеләнә. Эшне тизләтүгә 1975 елда районыбыз территориясендә Шәмәрдән газ кудыру станциясе төзелүе дә гаять уңай йогынты ясый. 1977-1979 елларда компрессор станциясе тулы куәтенә эшли башлый. Шул чорда Шәмәрдәннән Сабага газ трассасы сузыла. Ниһаять, 1979 елның, декабрендә Сабаның Мәктәп урамындагы 53нче йортында яшәүче Шәрәфиевлар һәм Сабировлар фатирларына "зәңгәр ягулык” килә. 1981 елда челтәрле газга Саба урта мәктәбе, "Сельхозтехника" предприятиесе котельныйлары тоташа. Алдагы 9 ел эчендә югары басымлы газүткәргечләр Лесхоз, Килдебәк, Олы Нырты, Шекше авылларына сузыла. Бер ук вакытга Саба район газ эксплуатациясе хезмәте базасы төзелә. 1985 елда җитәкчелек Исмәгыйль Мөхетдиновка йөк­ләнә. Яңа җитәкче абонентлар белән эшләүне җайга сала, база төзелеше төгәлләнә. Хәзерге вакытта “Сабагаз” эксплуатация идарәсе (начальнигы – Ирек Мөхетдинов) Теләче, Балык Бистәсе, Арча, Биектау районнарындагы 72213 абонентка (йорт, фатир) хезмәт күрсәтә. Газлаштыру дәрәҗәсе 98 процент тәшкил итә. Кулланучыларны “зәңгәр ягулык” белән тәэмин итүдә өзеклекләр булганы юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: