Районның мәдәни үсеше
Районыбызның мәдәни тормышы ярты гасырдан артык чорда нигездә төп ике төр эшчәнлектән – китапханәләр һәм клублар (мәдәният йортлары) хезмәтеннән гыйбарәт. Музейлар узган гасырның 90 елларында гына тулы канлы тормыш белән яши башлыйлар. Сабада беренче китапханә Советлар хакимиятенең беренче елында ук барлыкка килә. 1918 елда авыл активисты Шәриф Галиев итче сәүдәгәр Гали Нуриевның таш келәтендә китаплар туплап, халыкка беренче мәдәният хезмәте күрсәтә башлый.
Район мәдәният йорты каршында эшләгән «Лира» вокаль ансамбле. 1980 еллар.
Шулай итеп тәүге мәдәният учагы район хәрби комиссариатының элекке бинасының урам яктагы аскы катында булган. 1948 елда китап фонды арту, балалар бүлекчәсе оештырылу сәбәпле, китапханәнең мәйданы киңәйтелә, 24 квадрат метрга җитә. Шулай итеп, китапханә 20 еллап бер урында эшли. 1949 елда район китапханәсендә бер штат китапханәче белән балалар бүлекчәсе ачыла, 332 бала китап укый. Китапханә мөдире булып Шәфиева эшли.1950 елда район китапханәсе таш мәчеткә янәшә генә төзелгән яңа бинага күчә. 1950 елда китапханәгә 1971 яңа китап кайта. 1974 елда китапханә фонды үзенең иң югары ноктасына – 24773 нөсхәгә җитә. 1978 елның октябрь аенда район китапханәләре тормышында үзгәреш була - Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы төзелә. Шәмәрдән бистә китапханәсе кертелә. Ул 49 китапханәне берләштерә. 1991 елның көзендә Саба районыннан аерылып Теләче районы оеша, шул сәбәпле хәзерге көндә система 29 китапханәдән тора. 1960 елның 1-17 ноябрь көннәрендә район китапханәсе һәм балалар китапханәсе таш мәчетнең 2 катына күчереләләр һәм 1991 елның ноябрь аена кадәр шунда халыкка китапханә хезмәте күрсәтәләр.
Мәдәниятнең икенче зур тармагы – клуб хезмәте күрсәтү шул ук 1918 елда, беренче китапханә белән бергә, сәүдәгәр Нуриев йортында тәүге мәртәбә спектакль кую белән башлана. 1930 елда мәчетнең манарасы киселгәннән соң аның беренче каты клуб итеп файдаланыла. 1930 елларда Саба драма тугәрәге зур коллектив булып оеша. Аңа Ширияздан Мәрдәнов белән Зиннур Гомәров җитәкчелек итәләр. Казаннан драматург Кәрим Тинчурин килеп сынау үткәрә. Бөек Ватан сугышы елларда үзешчәннәр коллективлары тарала.1950, 60 елларда яшь алмаш килә. 1967 елда район мәдәният йортының үзешчән хор коллективы Халык хоры исемен ала. 1970 елларда Халык хорын Венера Гәрәева җитәкли. 1971-75 елларда район мәдәният йорты директоры булып Нәгыйм Нигъмәтҗанов эшли. 1978 елда Әлфия Хәсәнова җитәкләгән театр коллективына «Халык театры» исеме бирелә. Рәисә Имамиева җитәкчелегендәге «Нәүрүз» фольклор ансамбле 2004 елда «Халык» коллективы дигән дәрәҗәле исем ала. Мәдәният хезмәткәрләре һәр чорда халыкны мәдәни агарту эшендә армый-талмый хезмәт итәләр.
1965 елда Сабада музыка мәктәбе ачылып, аның беренче директоры – Марс Кәшипов була. 1993 елдан ул Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемен йөртә. Мәктәптә Шәмәрдән филиалы белән бергә 28 укытучы белем бирә. Узган уку елында 48 укучы рәсем сәнгате, музыка, бию дәресләре буенча кулларына таныклык алды.
Татарстан Дәүләт музееның Саба филиалы 1993 елның маенда эшли башлады. Музейны оештыру эшендә аның беренче директоры, мәгариф ветераны Рәисә Сираҗиева зур көч куя.
2003 елда Лесхоз бистәсендә Саба урман хуҗалыгы тарихы музее ачыла. Татарстан Республикасында урман хуҗалыгы үсешенә багышланган бердәнбер музей икәнен истә тотып, ул Саба районы мәдәният учреждениеләре исемлегенә кертелде. Музейның җитәкчесе итеп 2003 елның 18 августыннан Рузия Газизуллина билгеләнде.
IХ-ХХ гасыр башында Рәсәйдәге иң зур авыл мәдрәсәсен тәшкил иткән Сатыш мәдрәсәсе 2018 елда уникаль экспонатлар һәм заманча технологияләр булган музей буларак эшли башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев