Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Якташыбыз котлый!

Әлфия Хәсәнова, Татарстан Респуб­ликасының атказанган артисты:

undefined Мин – районыбыз оешкач туган бала. Безнең Чәбки-Саба авылы бик зурлардан булмаса да, авылыбызда да башлангыч мәктәп бар иде һәм мин дә белемне үзебезнең мәктәптә алдым. Авылыбызның беренче укытучысы – минем әнием Мәгәфүрә Заһи кызы булды.

Дүрт классны тәмамлагач, күрше Сатыш сигезьеллык мәктәбенә йөреп укыдык. Менә физкультура шул булган инде ул. Буран, яңгыр булса да дәрес калдыру юк иде. Очып диярлек бара, кайтканда шаяра-шаяра кайтып җиткәнне сизми дә кала идек. Аннан Саба урта мәктәбендә интернатта торып укыдык. Директорыбыз Нурислам Насыйбуллин иде. Ул заман укытучылары һәрберебез тормышында аерым урын алып торалардыр дип уйлыйм.. Алар безнең өчен буй җитмәслек биектәге, олпат затлар, һәрберсе аерым шәхесләр иде. Сабада укыган еллар хәтеремдә искиткеч истәлекләр булып уелып калган. Мәктәптә укыганда радиога пионерлар тапшыруын алып барырга, бәйрәм саен район мәдәният йортына концертта катнашырга чакыралар иде. Менә шул вакытлардан күпме гомер аккан, яшьлек канатында тирбәлгән ул чаклар үзәкләрне өзеп сагындырып, күңелнең иң түрендә яши. Ул чорда әле безнең район яшь булган, ул да безнең белән бергә олыгайган, егәр туплаган. Татарстан дигән бөек республикада алдынгы урыннарны алып торучы минем туган ягым! 90 яшь күп түгел, күкрәп, гөрләп чәчәк атып яшьнәп яшәр чагы әле җиремнең. Тырыш, горур, хезмәт сөючән халкың белән яңа биеклекләр яулар чагың гына әле. Туган көнең, юбилеең белән, сине кадерле туган жирем, туган төбәгем, Сабам-Ил Йортым! Сиңа тагын да зур казанышлар, халкына иминлек, булган дәрәҗәңне саклап, башка өлкәләргә үрнәк булып яшә, яшьнә, минем туган ягым! Мин горурланам синең белән!

Кайтам Сабама

Еллар аша, ерак чакрым аша

Кайтам әле, кайтам Сабама.

Яшьлек ярым калган,

Кендек каным тамган,

Миңа канат куйган салама.

Кайтып киләм әле туган якка,

Хыял чаптарларын йөгәнләп.

Хәл-әхвәлен белеп туганнарның

Тирә-күршеләрдә йөргәләп.

Гөмбә, җиләк җыйган аланымнан

Яшьлек эзләреннән үтәрмен.

Сәлам биреп ерак язларыма,

Кабат көзләремә китәрмен!

Әлфия Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев