Минем дә өлеш бар
Мин Саба районы оештырылган 1930 елда, август аенда дөньяга килгәнмен. Әтием Зиннурга, әнием Сәрбиҗамалга өч ул булганбыз. Мин – иң кечесе. Бик авыр заманда үстек. Тамакның беркайчан да туйганы булмады, черегән бәрәңге, алабута ипие ашаган буын бит без. Әниләр, күпмедер булган ризыкны да, безнең авыздан өзеп, салым түләргә мәҗбүр ителгән иде. Вакытында түләмәсәң, агентлар өйдән эзләргә үзләре килә.
Шулар бервакыт әнидән: “Күрсәт, әйдә, нәрсәләр яшереп ятасың?”– дип сораганнар. “Өч дуңгызым бар”,– дигән әни. “У, бай икәнсең әле, кая алар?”– дигәннәр агентлар. Әни безгә – өч баласына төртеп күрсәткән. Борылып чыгып киткәннәр. Әнигә үпкәләмим. Әти сугышта, без– әле кул арасына кереп кенә килгән үсмерләр. Хезмәт юлымны, авылдашларыма ияреп, юл идарәсендә эшләүдән башладым. Сабада йомры ташлар түшәп юллар, тротуарлар салдык. 1958 елда Мамалай янында Мишә елгасы аша күпер эшләгәнне дә яхшы хәтерлим. Гомер иткән районым үсешенә әнә шулай әзме-күпме үз өлешемне керткәнмен. Балта остасы буларак та, күпләрдән рәхмәт сүзләре ишетүем белән горурланам. Хәзер юлларны техника сала, йортларны таштан-кирпечтән күтәрәләр. Безнең белән бергә вакыт та үзгәрде. Картлык көнебездә тормыштан зарланырга урын калмады. Балаларым берсе дә районнан читкә китмичә, туган авылларында яшиләр. Киленнәремнән дә уңдым. “Бабай” дип торган 10 оныгым, 12 оныкчыгым бар. Районыбыз тагын да матурлансын, кешеләре бәхетле яшәсеннәр дигән теләктә калам.
Габдуллаҗан Зиннуров, Сатыш авылы:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев