Кооперация сәхифәләре
Сабада сәүдәгәрләрнең кооперативларга берләшү тәҗрибәсе район оештырылганчы ук булган. Бу зарурлык 1926-1927 елларда үзен аеруча сиздерә. Кооператив сәүдә булдыруга Хәсәнша Хаҗиәхмәтов сизелерлек өлеш кертә. Сабада һәм авылларда кооперациягә әгъзалар тарту эше киң җәелә. Пайчылар җыелган акчага кибетләр салына башлый. Кооперациягә беренчеләрдән булып Сабабаш, Тенеки, Тимершык, Яңа Мичән авылларында яшәүчеләр керә.
Тукай урамында урнашкан әлеге йортта 1936 елда райпотребсоюз пекарнясы эшләгән. 1954 елда биредә клиндер пешергәннәр. 1973 елдан сельпоның тара склады һәм ат сарае
Район оештырылгач, Әбде, Теләче, Чүриле потребсоюзлары бетерелеп, Саба кулланучылар җәмгыятенә нигез салына. 1930-1974 елларда кооператив сәүдәне район кулланучылар җәмгыятьләре берлеге составындагы сельполар һәм рабкооплар башкара. Сельполарга пекарнялар, халыкны җәмәгать туклануы белән тәэмин итүче чайханәләр, хәзерләүләр пунктлары керә. Шушы тармакны оештыруга һәм җәелдерүгә Сабада яшәгән Габделбәр Гыймадиев 40 елга якын намуслы хезмәт куя. 1974 елның 1 мартында сельполар һәм рабкооплар бетерелеп, берлек Саба кулланучылар җәмгыяте итеп үзгәртелә. Туксанынчы елларда райпоның матди-техник базасын ныгыту буенча күп эш башкарылыа. Сабада “Универсам”, өч катлы административ бина, машиналар өчен җылы гараж, 12 фатирлы йорт төзелә. Унике кооператор аерым йортлы була. Озак еллар тарихында кооперация үзенең тормышчанлыгын раслады, мөһим икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә үз нәтиҗәлелеген күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев