Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават Миңнеханов тамашачыларга ике серен чишкән

Салават Миңнеханов - талантлы җырчы гына түгел, оста режиссер, продюсер, сценарист та. Салават белән Гүзәлемнең клиплары һәрвакыт сыйфатлы һәм оригиналь булуы белән аерылып тора. Ул шулай ук эстраданың башка популяр артистларына да клиплар төшерә. Хәзерге вакытта Салават һәм аның командасы Иркәгә яңа клип төшерү белән мәшгуль.

-Иркәнең яңа җырына эчтәлекле клип төшерәбез. Күренешләр төрле урыннарда бара: аэропорт, Иркәнең кызы Айсылу укыган мәктәп, кинотеатр, Казансу елгасының яр буе һәм башкалар. Иркәдән соң, Гөлназ Солтанованың җырына клип төшерергә җыенабыз. Анысы авылда Хәмдүнә Тимергалиева, Иркә, Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов һәм башка популяр артистлар катнашында төшерелер дип көтелә. Әлегә кайсы авылга баруыбыз төгәл билгеле түгел, бәлки Әтнә районын сайларбыз. Моннан тыш, Гүзәлем белән икәү башкара торган "Син һәм мин" җырына да клип төшерәбез, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Салават Миңнеханов.
Җырчы безгә тагын бер серен чиште: артистларның быелгы яңа концерт программасының исеме "Рейс 116" дип аталачак. Беренче программалары - "Парлы шоу", зур аншлаг белән узган икенче программа - "Телепортация" дип исемләнгән иде. "Рейс 116"да исә Салават Миңнеханов белән Гүзәлем - очучы, ә тамашачы пассажир булачак. Әлегә концертка әзерлек эшләре бара.
Шуны да әйтергә кирәк: Салават Миңнеханов диннән ерак түгел, көн дә ураза тота, изге эшләр башкара. Күптән түгел ул туган ягы - Азнакай шәһәрендә Гүзәлемнең әнисе ярдәме белән ифтар уздырды. Гомумән, эстрада артистлары арасында ураза тотучылар шактый. Алар арасында ИлСаф, "Эссе" төркеме егетләре Айрат һәм Ильяс, Рәсим Фасыйхов, Нияз Җәләлов һәм башкалар бар.
Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев