Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым маневры һәм төбәкләр

Соңгы айларда без Россия хөкүмәтенең салым системасына таяк тыгып болгатуы нәтиҗәсендә булган хәлләрне күрәбез: салым маневры нәтиҗәсендә бензинга һәм дизель ягулыгына бәяләр үсте, алар үз чиратында куллану товарларына бәяләрне төртеп-уятып җибәрделәр. Ягулык бәяләрен йөгәнләү өчен, Мәскәү акцизларны киметергә, читкә бензин сатучыларга 90 процентлык пош­линалар белән янарга мәҗбүр булды.

Мәсьәләнең кызык бер ягы шунда: бездә мотор икмәгенә бәяләр үскәндә, Казахстанда Россиядән сатып алынган бензин бәяләре төште, казахлар хәтта төньяк күршеләреннән ягулык сатып алуны чикләргә мәҗ­бүр булдылар, чөнки үзлә­ре­некен кая куярга белмиләр. Бензинга бәяләр Россия нефтен эшкәрткән Кытайда да ел башыннан берничә тапкыр арзанайды. Мотор ягулыгы бәясенең өскә сикерүенең төп сәбәбе – федераль хөкүмәт уйлап чыгарган салым маневры. Аналитик­лар Мәс­кәү чиновниклары 2014 елда маневр дип телләренә  салына башлау белән кисәтеп куйды: “Бензин 50 сум торачак“. Ул вакытта ягулыкның андый бәясенә бер дә ышанасы килмәде, чөнки кесә­ләр андый кыйммәтчелеккә чыдый алмас дип уйланылды. Вәг­ъ­дә ителгән биеклеккә җитәргә күп калмады, без әле яшибез һәм юлга да чыгабыз. Тик әле 2015 елда башланган маневр төгәллән­мәгән, салым әйләнчеклеге 2024 елда гына төгәлләнергә тиеш.


Хәзер инде маневрның асылына күз төшерик: ник ул безнең акча янчыклары тирәсендә әй­ләнә? Салым болганчык­лыгының хикмәте исә бик гади: файдалы казылмаларга түләнә торган салымны күтәрәсең дә экспорт өчен түләнә торган 30 процентлы пошлинаны юкка чыгарасың. Нефть компаниясе өчен мондый алышынуның бер зыяны да юк-югын: үзкыйммәттә салым өлеше күпме булса, хәзер дә шуның кадәр үк кала. Бер ясакны юк итү хисабына икенчесен күтәрделәр, кушылу­чы­ларның урынын алыштыру сумманы үзгәртми.


Тик маневр нефть эшкәртеп мотор ягулыгы сыгучыларның касыгына гына китереп тибә: элек ил эчендәге нефтькә бәя, пошлина булмаганлыктан, 30 процентка арзанрак иде. Хәзер ул 30 процентлык пошлина өлеше файдалы казылмалар салымына өстәлде дә экспортка китә торган “кара алтын“ белән ил эчендәгесе тигезләште, икесе дә бер бәядән сатыла башлады. Нефтьне 30 процентка кыйммәт­кәрәк сатып ала башлагач, аны эшкәртүчеләр югалтуларын ягулык бәясенә китереп кушарга мәҗбүр булды һәм ахыр чиктә салым маневры безнең – салым түләүчеләрнең җилкәсенә төш­те.


Җилкәсе авыртуга чыдый алмаган халык ризасызлык белде­рә башлагач, хөкүмәт ягулыкка акцизларны киметергә вәгъдә бирергә мәҗбүр булды, чөнки маневр төгәлләнүгә таба барган саен, мотор икмәге кыйммәт­ләнәчәк, пошмаслыгы белән аерылып торган россиялеләр мондый кытыклауга түзеп тормаячак. Күреп торабыз: акцизларны йөгәнләү бензинны арзанайтмаячак, президент сайлауга кадәр булган хакны кайтарырга вәгъдә итми берәү дә. Бары тик яңа бәя үсеше генә ил халкы яңа йокыга талганчы тоткарланып торачак.


Ә менә төбәк бюджетлары оттырачак, чөнки акцизларның байтак өлеше төбәкләрдә кала һәм юллар ремонтлау һәм төзүгә тотыла иде. Бәяләр күтәрелү табыш дигән бик мөһим әйбергә дә китереп сугачак. Табыш салымы исә шулай ук күбесенчә төбәк бюджетларында кала. Мәскәү үткән ел гына ул салымга үз кулын бераз батырып алса да, бу салым төбәк бюджетын тулыландыручы иң мөһим чыганак булып кала бирә.


Әйдәгез карыйк: Татарстанда үткән ел 228 миллиард 260 миллион сум файдалы казылмаларга салым, 102 миллиард 300 миллион сум табышка салым, 69 миллиард 660 миллион сум өстәмә кыйммәткә салым җыелган. Беренчесе һәм өченчесе тулысынча Мәскәүгә тартып алына. Файдалы казылмалар салымын күтәрсәң нишли? Дөрес, табыш котылгысыз рәвештә кими. Шуңа өстәп федераль хөкүмәт өстәмә кыйммәткә салымны да күтәреп маташа, монысы да күтәрелгәч, табыш котылгысыз рәвештә тагын да кими. Төбәктә кала торган табышка салым кимегәч, төбәк бюджеты нәрсәнедер кысарга мәҗбүр булачак.


Инде урыннардан хәбәрләр ява: бюджеттагыларның хезмәт хаклары түбәнәя, диләр. Путин хәтта хезмәт хакларын кимет­мәскә дигән махсус фәрман да биреп өлгерде. Хезмәт хаклары­ның кимүе физик затларның кеременә салымның да кече­рәюен вәгъдә итә. Ул салым исә тулысынча төбәк бюджетына күчә. Татарстанда ул үткән ел 69 миллиард 420 миллион сум булган һәм өстәмә кыйммәткә салым күләменә якын килгән. Хәзер өстәмә кыйммәткә салым үсәчәк, физик затлар кеременә салым шул сәбәпле кимер дип фаразлыйк. Кем оттыра? Төбәк бюджеты. Салым маневры нәтиҗәсендә Мәскәү төбәк бюджетларында чылбыр реакциясе башлап җибәрә, бер үк вакытта гади халык җилкәсен дә әйбәт кенә каезлый. Безгә инде федераль министрлар хыялында яңа салымнар турында фантазияләр тумасын дип теләргә генә кала, чөнки андый хыяллар һәрвакытта да федераль бюджет тагарагына акчалар тутыру белән бәйле була. Федераль казнада арта икән, төбәкләрдә һәм безнең кесә­ләрдә котылгысыз рәвештә кими. Монысын исбатладык шикелле.

Фото: https://pixabay.com | Taken

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев