6 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда сөт продукциясенең сыйфаты начарлану ачыкланган
Ялган продукция республикада һәм башка төбәкләрдә җитештерүчеләрнең товарлары арасында да табылган.
-
XVIII Федераль Сабан туеның программасы билгеле булды
Быел илнең төп Сабан туе Чабаксар шәһәрендә 7 июльдә узачак.
-
ЭЗМӘНЕҢ АСЫЛ КЫЗЫ
Чаллы дәүләт драма театрында 26 ел эшләүче Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова туган авылына кайтуын ешайтты. Әле март аенда гына Эзмә мәдәният йортында Туфан Миннуллиның "Бер мәхәббәт кыйссасы" спектаклендә төп рольне (Миләүшә) башкарып, якташларына зур бүләк ясаган иде.
-
Казанның FIFA Fan Fest сәхнәсендә Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак
Репертуар дәртле җырлардан торачак, ди музыкант.
-
“Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында беренче тапкыр финанс сабантуе уздырыла
Урта һәм кече бизнес вәкилләре, район халкы игътибарына!
-
Казаннан 13 яшьлек Лина Мөхәммәтҗанова КФУга керү өчен документлар тапшырган
Ул – КФУ тарихындагы иң яшь абитуриент.
-
Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны үз вилласында бер атна ял иттерәчәк
Мәскәү Сабан туенда «Хәләл-җәй» ярминкәсе һәм концерт программасы да була.
-
Татарстан мәгариф министрлыгы: "татар теле"н аттестатка кертү кануни
Татарстан мәгариф министрлыгының белем бирүне күзәтү һәм контрольдә тоту департаменты аттестатка "татар теле" һәм “татар әдәбияты” фәнен кертүне кануни дип саный.
-
Казанда квас сата торган урыннарны сүтәләр
Сүтеләсе объектлар исемлегенә җәйге лареклар һәм шиномонтаж остаханәләре булган 20дән артык павильон эләккән.
-
"Ирем улыбызның үлгәнен белми әле. Лагерьга китте, дим."
Бер июнь аенда гына да республикада 22 кеше батып үлгән. Шуларның өчесе – бала. Балалар арасында фаҗигаләр Апас, Әгерҗе, Минзәлә районнарында килеп чыккан. Түрәләр мондый хәлләрне булдырмас өчен кечкенәләрне йөзәргә өйрәтергә, әти-әниләргә уяу булырга киңәш итә. Тик кайгыны үз башыннан кичергәннәр, балаларны саклап бетереп булмый, диләр. Нишләргә?
-
Кече Шыңар авылында яшәүче Рәшидә Сөләйман кызы Шәфигуллинага - 90 яшь
Юбилярны Саба муниципаль районы башкарма коммитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, "Балкыш" тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин, Шыңар авыл җирлеге һәм "Туган як" җәмгыяте вәкилләре тәбрикләделәр.
-
Айдар Фәйзрахманов туган авылына клуб ачылышына кайта
Татарстанның халык артисты үз авылы сәхнәсенә 46 ел аяк басмаган булган.
-
Бельгия–Бразилия матчы вакытында «Казан-Арена» стадионы янындагы юллар ябыла
Матчка килүче тамашачыларның билеты һәм җанатар паспорты булырга тиеш.
-
Салым маневры һәм төбәкләр
Соңгы айларда без Россия хөкүмәтенең салым системасына таяк тыгып болгатуы нәтиҗәсендә булган хәлләрне күрәбез: салым маневры нәтиҗәсендә бензинга һәм дизель ягулыгына бәяләр үсте, алар үз чиратында куллану товарларына бәяләрне төртеп-уятып җибәрделәр. Ягулык бәяләрен йөгәнләү өчен, Мәскәү акцизларны киметергә, читкә бензин сатучыларга 90 процентлык пошлиналар белән янарга мәҗбүр булды.
-
Алан Елга авылында яшәүче Әминә Хаҗиәхмәт кызы Гариповага - 90 яшь
Юбилярны Саба муниципаль районы башкарма коммитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, "Балкыш" тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин тәбрикләделәр.