Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда квас сата торган урыннарны сүтәләр

Сүтеләсе объектлар исемлегенә җәйге лареклар һәм шиномонтаж остаханәләре булган 20дән артык павильон эләккән.

Казанда 26 сәүдә ноктасын гамәлдән чыгарачаклар. Алар арасында квас сату урыннары да бар. Татарстан башкаласы хокук актлары һәм документлары җыентыгының бүген чыккан нөсхәсендә шәһәр Башкарма комитетының 29 июньдәге шул хактагы күрсәтмәсе  басылган.

Квас сату нокталары Х.Ямашев урамы 19б, Боевая урамы 120 һәм Җиңү проспекты урамы 50а йортлары янында бетереләчәк. Демонтажга шиномонтаж остаханәләре дә эләгә. Сәүдә павильоннары быел 6 июльдән 10 июльгә кадәр алынырга тиеш.

Фото: https://pixabay.com | stafichukanatoly

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев