Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан 13 яшьлек Лина Мөхәммәтҗанова КФУга керү өчен документлар тапшырган

Ул – КФУ тарихындагы иң яшь абитуриент.

Казаннан 13 яшьлек Лина Мөхәммәтҗанова Казан федераль университеты кабул итү комиссиясенә документлар тапшырды. Ул – КФУ тарихындагы иң яшь абитуриент.

Казан федераль университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә хәбәр иткәнчә, Лина Мөхәммәтҗанова Казанның 122нче гимназиясендә укыган, шуннан соң Санкт-Петербургның 162нче белем бирү үзәгенә күчкән, аны экстерн булып тәмамлаган. Кыз документларын КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына «лингвистика» юнәлешенә тапшырган.

Моңа кадәр Олег Бодров Казан федераль университеты өчен быелгы кабул итү планы 12772 урынны тәшкил итүе хакында белдергән иде. Шул ук вакытта бюджет бүлегенә 5392 абитуриент кабул ителәчәк.

  • 4 июльгә булган мәгълүматларга караганда, абитуриентлар КФУга 17меңгә якын гариза тапшырган. Популярлык буенча абсолют лидер – КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты.

Фото: архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев