6 июль 2018 яңалыклары
-
Бельгия–Бразилия матчы вакытында "Казан-Арена" стадионы янындагы юллар ябыла
Матчка килүче тамашачыларның билеты һәм җанатар паспорты булырга тиеш.
-
Июльдә Изге Болгар җыены узачак
Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр, дип көтелә.
-
Теләче. Беренче йөзлектә IT авыл мәктәбе
Район үзәге булган Теләче авылында бүгенге көндә 574 баланы үзенә сыйдырган бер һәм бербәнбер урта мәктәп эшли. Тарихында Павел Иванов, Нурислам Насыйбуллин, Евгений Бушмакин, Рөстәм Җәләлов, Екатерина Иванова, Эльмира Хәмизова кебек дәрәҗәле, үз алдына куйган максатны ахырына кадәр җиткерә белүче шәхесләр җитәкләгән мәктәп коллективы бүгенге көндә энергияле, яшь директор Раил Расиф улы НӘҖИПОВ кул астында хезмәт куя. Биредә эшли башлавына өч ел гына булуга карамастан, укучылар, әти-әниләр, коллегалары арасында абруй казанырга өлгергән ул. Узган уку елында республиканың 100 иң яхшы мәктәбе арасында уникенче баскычта урын алган уку йорты нинди планнар һәм яңалыклар белән яши? Татар теле әйләнәсендәге ыгы-зыгы аларга тәэсир иткәнме? Мәктәп директоры белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
-
Ә депутатлар ничә сум пенсия ала?
Бу хакта мәгълүмат парламентның аскы палатасы сайтында урнаштырылган.
-
Запеканка из кабачков с мясом
Рецепт.
-
Казан урамнарына таушалган киемнәрне, тотылган әйберләрне җыя торган машина чыга
“Мобиль пункт” – Казан шәһәрендә экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль проект.
-
Җыр дәвам итә...
Меңьяшәр дигән исем йөрткәннәр дә мәңгелек түгел шул... Чәчелгән-сибелгән татар халкының горурлыгы Әлфия апабызның бакыйлыкка күчүенә инде бер ел узып китте. Шунысы сөенечле: аның җырлары, ул җырларны, моңнарны дәвам итүчеләр калды.
-
Казанлылар балаларына исемне Месси хөрмәтенә кушканнар
Казанда балаларына исемне Месси хөрмәтенә кушканнар – Лионель. Искәртеп үтәргә кирәк, танылган спортчы узган атнада футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан башкаласында булды.
-
Самими күзләрдә бар да чагыла иде...
4июньдә «Сабантуй» спорт комплексында Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм гимназия укучылары өчен балалар Сабантуе үткәрелде.
-
Арчада мөселманнар арасында республикалүләм футбол ярышлары узачак
8 июльдә Арчада мөселманнар арасында республикакүләм футбол ярышлары узачак. Анда Түбән Кама, Апас, Саба, Яр Чаллы, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче һәм башка район командалары катнашачак.
-
“Монда миңа тәрҗемәче кирәкми”
Кунак ашы – кара-каршы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга ике көнлек сәфәр кылды. Астанада узган чаралар барышында ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр. Милләттәшләребез читтә калмасын өчен исә Казахстан башкаласында “Яңа Гасыр” каналының хәбәрчеләр пунктын ачтылар. Республика башлыгына медаль дә тапшырдылар.
-
Һава температурасы югары булу сәбәпле, урманнарга керү чикләнде
Янгыннарны булдырмый калу өчен, урманчылык җитәкчеләренә территорияләрне махсус контрольгә алу йөкләмәсе тапшырылды.