Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Арчада мөселманнар арасында республикалүләм футбол ярышлары узачак

8 июльдә Арчада мөселманнар арасында республикакүләм футбол ярышлары узачак. Анда Түбән Кама, Апас, Саба, Яр Чаллы, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче һәм башка район командалары катнашачак.

Арча мөселманнары данын ике команда яклаячак. Беренче өчлеккә кергән җиңүче командалар Арча районы мөхтәсибәтенең Кубогына ия булачак. Иң җитез уенчыларга кыйммәтле бүләкләр тапшыру каралган. Футбол ярышлары ачылышы тантанасында мөселман спортчыларын Арча муниципаль районы администрациясе вәкиле һәм районның имам–мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев сәламләр дип көтелә. 

Арча мөхтәсибәте даими рәвештә спорт ярышлары оештыра, агымдагы елда гына республикакүләм чаңгы, район күләмендә хоккей һәм волейбол ярышлары үткәрде. Татарстанның иң зур мөхтәсибәте буларак, биредә бүгенге көндә 82 мәчет эшли, җомга намазында һәр мәчеттә 120гә якын кеше җыела.

Фото: http://dumrt.ru
http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев