Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Монда миңа тәрҗемәче кирәкми”

Кунак ашы – кара-каршы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга ике көнлек сәфәр кылды. Астанада узган чаралар барышында ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр. Милләттәшләребез читтә калмасын өчен исә Казахстан башкаласында “Яңа Гасыр” кана­лының хәбәрчеләр пунктын ачтылар. Республика башлыгына медаль дә тапшырдылар.

EXPO ASTANA конгресс-үзә­гендә Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашты. Билгеле булганча, өч атна элек Казанга бу ил башлыгы Нурсолтан Назарбаев килеп китте. Миңнеханов аның килүен “тарихи визит” дип атады. “Казахстанның казанышларын игътибар белән күзәтәбез, сезнең бай тәҗрибәгезне кулланабыз. Безне күптәнге партнерлык мөнәсәбәт­лә­ре бәйли һәм бу элемтәләрне үс­терергә омтылабыз. Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә әй­лә­неше 40 процентка артты һәм 700 миллион долларны тәшкил итте. Казанда очрашу барышында Нурсолтан Абишевич әлеге күрсәт­кечне 1 миллиард долларга җит­керергә йөкләмә бирде. Бу уртак бурычыбызны үти алырбыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Ике арадагы мөнәсәбәтләр турында Татарстан Президенты Астанада Ислам икътисады халыкара форумы пленар сессиясендә чыгыш ясаганда да әйтте. “Татар­станның Казахстанга якынлыгы безгә актив рәвештә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Казаннан Астанага самолетта ике сәгать кенә һәм туры авиаэлемтә бар. Бүгенге Казахстан – бик күп юнәлешләрдә әйдәп баручы, сездән өйрәнеп һәм тәҗрибә уртаклашып була”, – диде ул. Кайсы юнәлешләргә өстенлек бирелүе хакында халыкара чара кысасында оештырылган Казахс­тан – Татарстан бизнес форумы барышында фикер алыштылар. “Без Казахстан партнерлары белән автомобиль, судно төзелеше, вертолетлар төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр һәм башка өлкәләрдә икътисади һәм инвестицион багланышларны киңәй­тергә омтылабыз. Республикабыз предприятиеләренең Евразия икътисади берлеге кысасында сәүдә-икътисади һәм инвестицион багланышларны киңәйтүгә омтылышы зур. Без Казахстан партнерларыбыз белән хезмәттәшлек өчен ачык”, – дип сөйләде Рөстәм Миң­неханов. Җыенда Татарстан ком­панияләрен тәкъдим итү булды һәм икеяклы документлар да имзаланды. 


Астанада Назарбаев университеты эшчәнлеге белән танышкан Рөстәм Миңнеханов тагын бер истәлекле чарада катнашты. Казахстан башкаласында “Яңа Гасыр” каналының хәбәрче пунктын ачтылар. Бу хактагы карар Татарстан телерадиокомпаниянең Директорлар советы утырышында 2018 елның 27 февралендә кабул ителде. Ә хәбәрчеләр пункты булдыруны сорап, Рөстәм Миңнехановка Казахстанда яшәүче милләттәш­лә­ребез мөрәҗәгать иткән иде. “Татарлар тормышы, аларның иҗти­магый берләшмәләре эшчәнлеге, туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу, татар халкының йолалары мәсьәләләре турында сөйләгез”, – дип киңәш бирде Татарстан Президенты журналистларга. Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребез белән дә очрашты. Казахстанның Статистика комитеты мәгълүматлары буенча, бүген илдә 204 мең 229 татар яши. Очрашуда тел мәсьәләсе дә күтәрелде. Республика башлыгы Казахстан татарларын да үз вәкилләрен татар теле укытучыларын әзерләү өчен Татарстанга җибәрергә өндәде. Шулай ук ул читтән торып уку мөмкинлеген дә кулланырга чакырды. “Казах телен белгән кеше татар телен белә инде. Мин казах хезмәт­тәшләрем белән тәрҗе­мә­чесез аралашам. Казах телен активрак өйрәнегез һәм тиз арада татар телен дә үзләштерәчәксез”, – диде ул.


Кичә Татарстан Президенты Казахстан башкаласында тагын бер­ничә эшлекле очрашу уздырды һәм “Астана” халыкара финанс үзәген ачу тантанасында катнашты. Казахстан Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев исә Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев күрсәтмәсе буенча Рөстәм Миңнехановка “Астанага – 20 ел” юбилей медален тапшырды.

Фото: http://tatarstan.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев