Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә депутатлар ничә сум пенсия ала?

Бу хакта мәгълүмат парламентның аскы палатасы сайтында урнаштырылган.

Россиянең Дәүләт думасында депутатларның хезмәт хакы һәм пенсия күләмен атаганнар. Быел аларның хезмәт хакы аена 388 мең сум тәшкил иткән, әмма Россия Президентының 2015 елның 27 февралендәге Указы буенча, ул 10 процентка киметеп түләнә.

Пенсиягә килгәндә, 10 елдан артык хезмәт стажы булган Дәүләт думасы депутаты аена 63 500 сум пенсия ала. 5 елдан артык Дәүләт думасында эшләгән депутатка шул пенсиягә әле өстәмә түләү дә каралган.

5 елдан 10 елга кадәр стажы булган депутатның пенсия күләме 46 600 сумны тәшкил итә. Әгәр дә ул депутат булып 5 елдан кимрәк эшләгән булса, өстәмә түләү эләкми.

Билгеле булганча, 2018 елда россиялеләрнең уртача пенсия күләме — аена 14 100 сум.

Фото: http://duma.gov.ru

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев