Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава температурасы югары булу сәбәпле, урманнарга керү чикләнде

Янгыннарны булдырмый калу өчен, урманчылык җитәкчеләренә территорияләрне махсус контрольгә алу йөкләмәсе тапшырылды.

Татарстанда югары температура режимы саклану сәбәпле, халыкка урманнарга бару һәм аның территориясенә транспорт чарасында үтеп керү чикләнә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә сүз шул хакта булды.

Конференция Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы темасына багышланды. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урманнарда гражданнарның булуын һәм транспорт чараларында үтеп керүне чикләү турында" 2018 елның 26 июнендәге 1594-р номерлы күрсәтмәсенең үтәлүен тәэмин итәргә кушты. Шуңа бәйле рәвештә урманчылыкларның җитәкчеләренә урман территорияләрен махсус контрольгә алу йөкләмәсен тапшырды.

Татарстанда югары температура режимы урнашты. Бу урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра. Урманнарда булуны чикләү шартларында, халыкка урманнарга бару һәм аның территориясенә транспорт чарасында үтеп керү тыела. 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев