Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанлылар балаларына исемне Месси хөрмәтенә кушканнар

Казанда балаларына исемне Месси хөрмәтенә кушканнар – Лионель. Искәртеп үтәргә кирәк, танылган спортчы узган атнада футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан башкаласында булды.

Узган атнада кушылган башка сирәк исменәр арасында – Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Альберт, Милан, Зиннур, Ильина. Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Артем, Аяз, Радмир, Тимур, Ясминә, Екатерина, Дарья, Дамир, Арсений, Мария.

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 396 бала (232 малай һәм 164 кыз) тууы теркәлгән. Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 49. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1440 һәм 4560 грамм.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 197 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 68 һәм 55 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

Фото: https://pixabay.com | flooy

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев