Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан урамнарына таушалган киемнәрне, тотылган әйберләрне җыя торган машина чыга

“Мобиль пункт” – Казан шәһәрендә экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль проект.

Казан урамнарына таушалган киемнәрне, тотылган әйберләрне җыя торган машина чыга. Бу турыда шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

8 июльдә икенчел чимал һәм кием кабул итү мобиль пункты чираттагы тапкыр Казан урамнарына чыга. Мобиль пункт 10.15 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык районнарында да була. Шәһәрлеләр эшкәртергә яраклы чүп, кием, таушалган әйберләрне икенче тапкыр куллану мөмкинлеге булдыру өчен тапшырып, проектка булышлык итә ала, диелгән әлеге хәбәрдә.

Автомобиль түбәндәге адреслар буенча торачак:

10.15 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр – Киров районы (Петров паркы);

11.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр – Мәскәү районы (Урицкий паркы);

12.15 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр – Авиатөзелеш районы (“Крылья Советов” паркы);

13.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр – Яңа Савин районы (Җиңү паркы);

14.20 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр – Вахитов районы (Лядов бакчасы);

16.20 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр – Совет районы (Ипподром территориясе);

17.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр – Идел буе районы (Дан скверы).

Әйберләрне тапшыру өчен, аларны аерырга кирәк. Гадәттәгечә, төбендә өчпочмак эчендә “1”, “2”, “4”, “5” маркировкалы шешәләр кабул ителәчәк. Полиэтилен пакетлар һәм “2”, “4”, “5”, “7” маркировкалы башка йомшак төргәкләрне дә тапшырып булачак. “5” маркировкалы контейнерлар һәм стаканнар кабул ителәчәк. Алар барысы да юылган булырга тиеш, бәяләрен, этикеткаларын алырга кирәк. Сынау өчен фольгалы йомшак пластик аерым партия булып җыелачак.

  • “Мобиль пункт” – Казан шәһәрендә экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль проект. 

Фото: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев