Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭЗМӘНЕҢ АСЫЛ КЫЗЫ

Чаллы дәүләт драма театрында 26 ел эшләүче Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова туган авылына кайтуын ешайтты. Әле март аенда гына Эзмә мәдәният йортында Туфан Миннуллиның "Бер мәхәббәт кыйссасы" спектаклендә төп рольне (Миләүшә) башкарып, якташларына зур бүләк ясаган иде.

Тамашачы шулай ук Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов (Галимулла), Гөлинә Минһаҗеваны (Миләүшәнең яшь чагы), Руслан Әюпов (яшь Галимулла) алкышлады. Ә күптән түгел мәдәният йортында Гөлфия Фәйзерахманова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Якташыбызны тәбрикләргә мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, җирлек башлыгы Альмир Шәйхетдинов, укытучылары, дуслары-туганнары, сыйныфташлары килгән иде.

Иҗатына килсәк, Гөлфия сәхнәгә беренче тапкыр VIII сыйныфта укыганда чыга. Клуб мөдире “Үги кыз” әкиятен сәхнәләштерә. Шул спектакль белән райондагы конкурс-смотрга баргач, жюрида утыручылар аңа игътибар итеп: “Талантыгыз бар, сезгә театр юлын сайларга кирәк”, - дип, кыз күңеленә хыял орлыгы салалар. Гөлфия, чыннан да, артист булу теләге белән яна башлый. Ул туп-туры Казан театр училищесына юл тота. Ни хикмәт, ул конкурстан уза алмый. Сәхнә теле укытучысы Асия Хәйруллинадан сәбәбен сорый. “Сеңлем, син артык тыйнак. Безгә ут чәчеп торучы кызлар кирәк”,– дигән җавап ала. “Без районнан биш кыз идек. Дүртебезне алдылар, мин үтмәдем. Шунысы кызык, училище тәмамлаган кызларның хәзер берсе дә артист түгел, ә мин театр сәхнәсендә үз урынымны таба адым”,– дип искә ала Гөлфия ханым ул елларны. Алабугада мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган 22 яшьлек кыз хезмәт юлын Минзәлә дәүләт театрында башлый. Аның иң беренче роле – Рабит Батулланың “Каерылмасын канатың” пьесасында Күзлек исемле 13 яшьлек малай була. Спектакль беткәч, тамашачылар сәхнә артына кереп, “Сез чынлап та хатын-кызмы, малай түгелме?”– дип сорыйлар. Шушы малай ролен югары сәнгать осталыгы белән башкарып, Гөлфия зур сәхнәгә юл ала...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев