Район яңалыклары

“Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында беренче тапкыр финанс сабантуе уздырыла

Урта һәм кече бизнес вәкилләре, район халкы игътибарына!

2018 елның 7 июль көнендә “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында беренче тапкыр финанс сабантуе уздырыла. Әлеге чарада, барлык килгән кунакларга, командаларга бүленеп, үзара ярышырга тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар үзләренең финанс белемен һәм җитезлеген сыный алачаклар.

Ярышлар өч турдан торачак:

- Спорт эстафетасы,

- Тапкырлыкка квест

- Интеллектуаль уен

   Шулай ук аниматорлар ярдәмендә балалар өчен дә төрле кызыклы уеннар һәм ярышлар оештырылачак.

   Барыгызны да бу күңелле чарага көтеп калабыз!

Башлана 11.00 сәгатьтә.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев