Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мәгариф министрлыгы: "татар теле"н аттестатка кертү кануни

Татарстан мәгариф министрлыгының белем бирүне күзәтү һәм контрольдә тоту департаменты аттестатка "татар теле" һәм “татар әдәбияты” фәнен кертүне кануни дип саный.

Департамент вәкиле сүзләренчә, “татар теле” һәм “татар әдәбияты” фәннәре укыту планының инвариатив (мәҗбүри) өлешенә керү сәбәпле, ул аттестатка кертелгән. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә.

Июнь азагында Вконтактедагы “Мәктәптә һәм балалар бакчаларында акча җыю” ("Поборы в школах и детских садах") төркеме модераторы Екатерина Матвеева тугызынчы сыйныф укучыларының аттестатында "татар теле" һәм "татар әдәбияты" фәне кертелүен Татарстан прокуратурасына шикаять иткән иде. Аның сүзләренчә, бу хәлгә зарланып аңа берничә ата-ана мөрәҗәгать иткән.

Матвеева үз шикаятендә Русия мәгариф министрлыгының 2015 елның 31 декабрендәге 1576, 1577, 1578 боерыгында “татар теле” һәм “татар әдәбияты” дигән фән түгел, ә “туган тел” һәм “туган әдәбият” дигән төшенчәләр кулланылуын ассызыклый.

“2015 елдан “татар теле” “туган тел”, ә “татар әдәбияты” “туган әдәбият”ка үзгәртелергә тиеш иде. “Татар теле” өчен билгеләр “туган тел”, ә “татар әдәбияты” өчен “туган әдәбият” дип куелуны күздә тота. Әмма Татарстан Мәгариф министрлыгы үзенең киңәш хаты белән дүрт фән китереп чыгарды: татар теле, татар әдәбияты, туган тел һәм туган әдәбият”, ди Матвеева.

Ул Татарстан балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан билгеләр кую, башка төбәкләр белән чагыштырганда аларның уртача балларын киметә дип саный.

Фото: https://www.azatliq.org
https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев