Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны үз вилласында бер атна ял иттерәчәк

Мәскәү Сабан туенда «Хәләл-җәй» ярминкәсе һәм концерт программасы да була.

Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны Ялтадагы вилласында бер атна ял иттерәчәк. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

21 июльдә Мәскәү Сабан туена килүчеләр өчен җырчы Ренат Ибраһимовтан махсус приз булачак.

Чаллы делегациясе Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә узачак бәйрәм уңаеннан үз программасын әзерли. Моннан тыш, мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары өчен дөнья кисәкләрен гәүдәләндергән алты мәйданчык оештырылачак. Аларны «Хәләл-җәй» ярминкәсе һәм концерт программасы көтә. Шулай ук җәй уртасында тимераякта шуарга, фигуралы шуу һәм хоккей йолдызларының мастер-классларында катнашырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйрәмдә 2018 килограммлы чәкчәк тә тәкъдим ителәчәк.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев