Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәрдә: җире – җәннәт, суы ширбәт

Район үзәгеннән төньякка таба 10 чакрым ераклыкта урнашкан Сәрдә авылы Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Өлкәннәр зиратта 1400 елгы кабер ташы да тапкан булганнар. Атамасына килгәндә, профессор Гомәр Саттаров “Сәрдә” урманда үсүче үлән сәрдек сүзеннән алынган дигән фикердә тора. Андый исемдәге авыллар Арча, Питрәч, Әтнә районнарында, Киров өлкәсендә, Мари Илендә дә берничә. 1782 елда Сәрдәдә 80 ир-ат яшәгән. Авыл демографик үсешне 1920 елда (725 кеше) кичерә. Шуннан соң халык саны кимүгә таба китә.

Тимерхан бабай көндәлеге

  Авылның иң өлкән кешеләреннән берсе – 1939 елда туган Тимерхан абый пенсиягә чыккач үзенә шөгыль тапкан: көндәлек алып бара башлаган. Авылда нинди хәл килеп чыккан, кем туган яки  үлгән, һава торышы нинди булган – барысын да дәфтәренә теркәп бара.”Бабайның язып барган көндәлеге килеп чыкты да, тукта әле, шөгылен дәвам итим дип, мин дә тотындым. Инде бер дәфтәр тулды, икенчесен башладым. Язсаң, вакыйгалар күп инде ул, белеп кенә бетермибез. 1888 елгы әти Хәбибрахман Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Ул авылның гөрләп торган чакларын яхшы хәтерли иде. Туксан ел яшәп 1978 елда вафат булды. Инде үзем 85нче яшем белән барам. Сәрдәдәге сыер, ат, дуңгыз, сарык, тавык фермаларын мин дә беләм. Яшелчә дә күп үстерелде. Колхозның яхшы умарталыгы бар иде. Маллар күп булгач, бала-чагага да эш эләкте. Җәйге каникул вакытында төнге ат көтүенә чыга идек. Әзрәк үсә төшкәч, атлы эшкә йөрттеләр. 1954 елның ноябрендә мин 15 яшьлек малай, Сабадан Казанга үгезләр дә кудым әле. Маллар йөгенеп бетте, чак-көч ит комбинатына тапшырып кайттык.  Аннан соң Гайзулла дигән кеше белән хуҗалык көтүе алдык”,– дип хәтерли ул яшьлеген.

 Аннары яшь Тимерхан комбайнчы ярдәмчесе була, тора-бара “кыр корабы” аның үзенә генә кала. Ул арада  механизаторлар җитмәгәнлектән, аны правасыз килеш башмаклы “Дизель”гә дә утыртып куялар. “1959 елда тотынган идем, 1989 елда туктадым. Аннан соң да фермада атлы эштә йөрдем әле”,– ди Тимерхан абый Хөсәенов.

Тормыш иптәше Мәзбүрә (2015 елда вафат) белән 5 бала үстергәннәр. Хәзер ул,үзе әйтмешли, 19кешегә бер бабай. Барысы да көндәлегенә  теркәлгән. Оныклары, аларның балалары бабайлары язганны укып күпне исләренә төшерерләр әле.

 

Китап язарлык язмыш

Клуб мөдире Рүзил Ибәтуллин алып кергән икенче йортта авылның мөхтәрәм аксакалы Рәфыйк Сабирҗанов та безне колач җәеп каршы алды. Аның тормышы да китап итеп язарлык. Әтисе Галихан 1941 елның 5 августында сугышка киткәндә бер атналык сабый булып кала ул. Әнисе Тәгълимәгә ике баланы үстерү бик кыенга килә. Бабасы тегү эшен белгәч, оныкларын ялангач итми. Ашау ягы гына такы-токы. “Салымга дигән акчаны заемга алып калдылар. Салымын ничек түләрмен”,– дип әнисенең эштән елап кайтканын яхшы хәтерли Рәфыйк абый. Аңа язган замана яшьли тәртә арасына кертә. 

“Безнең әни бик уңган, пөхтә булды. Тол калган хатыннарга көн  күрсәтмәгәннәр бит. Әни авылга катлаулы молотилка килсә, төнлә дә кайтмыйча, тәүлек буе эшли. Салым җыючылар керсә, әни өйдә түгел, дия идек. Аның өстенә чуен юл заданиесе, тагын әллә ниткән түләүләр бар иде. Сабирҗан бабайны  хәлле крестьян рәтендә йөргән өчен кулга алганнар. Йортын контора иттеләр. Кул белән әйләндереп ашлык чистарта торган җайланмасы белән күпләргә игелек эшләгән ул. Кулга алынуны  йөрәге  күтәрә алмыйча дөнья куйган”,– ди ветеран.

 

Рәфыйк абыйның үзенә дә лаеш шулпасын күп эчәргә туры килә. Германиядә 1962-1965 елларда хәрби бурыч үтәгәннән соң Свердловскига китеп барган татар егетенә җиңел  эш әзерләп куймыйлар. Җиде ел бик авыр хезмәттә була. “Шунда өйләнгән идем, хатын чыдый алмаслык дәрәҗәдә көнләште. Мин бригадир, эшне бетермичә җибәрмиләр, икенче сменага да калабыз. Шул да ярамады. Фатирны ташлап авылга кайтып китәргә мәҗбүр булдым“,– дип тә сөйләп алды.

Үзенең насыйбын Әгерҗе якларыннан таба Рәфыйк Галихан улы. Яшьли тол калган Рәсимә белән яңа тормыш башлап җибәргәннәренә 34 ел булган. Ике бала үстергәннәр. Җырлы-моңлы гаилә булып яшиләр. Рәсимә ханым җырлый, Рәфыйк абый гармунда уйный. Сәхнәгә бергә чыгалар. “Рүзил клуб мөдире булып килгәч, мәдәният учагы җанланды. Күрше авылларга да концерт белән чыктык. Бик яратып тыңлыйлар иде. Әле генә туктадык”,– диләр Сабирҗановлар.

 Хәзерге көндә Рәфыйк абый авыл имамы вазифасында. Мәчет Сәрдәдә туган Энҗе Борис кызының вакытсыз бакыйлыкка  күчкән ире Данил исемен йөртә. “Әгәр Энҗеләр булмаса, авыл, мөгаен, мәчет күрмәс иде. Рәхмәт аларга, чишмәне дә ясадылар. Мәчеттә Данилнең рухына багышлап һәрдаим дога калабыз”,– ди Рәфыйк абый.

Ярдәмнән ташламыйлар  

2022 елда Россиядә өлешчә мобилизация башлангач, районыбыздан йөзләрчә ир-егетләребез махсус хәрби операциягә чакырылды. Алар арасында Сәрдә авылы егете Фәнис Шәрифуллин дә бар. Аңа повестканы сентябрь аенда тапшыралар. Шекше авыл җирлегендәге өч авылдан берүзе мобилизацияләнгән  егет ул. Шуңа күрә әнисенә бу темага ачылып сөйләшер кеше булмагач та читен. “Үзе хәбәргә чыгып тора, Луганск территориясендә хезмәт итә. Әйтеп тә бетерми. Гыйнварда 32 яшь тулды. Башта йорт салам, аннары өйләнәм дигән иде. Өлгерми калды. Торак кредитын минем исемгә алган идек. Хәзер ай саен 20 меңнән артык акча кайтарырга кирәк”,–ди Рәйсә ханым.

Хикмәт шунда: Фәнис Шәрифуллинның банк картасына мобилизацияләнүчеләргә каралган акча күчүдән тукталган. Инде Рәйсә Шәрифуллина хәрби прокуратурага да барып җиткән. Министрлар Кабинетына да хат язганнар. Командирлары да Фәнистән көн саен белешеп тора икән. Моның сәбәбен документларда әтисе Фәйзулланың исемендә бер “Л” хәрефе төшеп калудан күрәләр. Ә кредитны ай саен түләргә кирәк. Әле дә ярый, шәфкатьле кешеләр хәлләренә керә.

“Авыл яшьләренә, Шекшедә яшәүчеләргә,  мәктәп-бакча коллективларына, туганнарга, Тимершык авылында яшәүче кода-кодагыйларга, гомумән, акчалата ярдәм  кулы сузган һәркемгә яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын”,– ди Рәйсә ханым.

 

Авылны яшьләр бизи

Хәзер Сәрдәдә 80 хуҗалыкта 200дән артык кеше гомер итә. “Сәрдәдә эшчән һәм булдыклы халык яши.Авыл таралуга таба түгел, үсүгә йөз тота. Яшьләр авылда калу ягын кайгырта” диелә интернеттагы язмаларның берсендә. Чыннан да, Сәрдәдә яшь гаиләләр байтак. Безне йортлар буенча йөрткән Рүзил һәм аның тормыш юлдашы Ландыш Ибәтуллина гаиләсендә ике бала үсеп  килә. Тормыш корганнан соң Казанда фатир алып яшәгән һәм эшләгән Люция һәм Галинур Вәесовларны да авыл тарткан.

“Галинур гаиләдә бер генә егет. Мин үзем дә риза идем. Декрет ялына чыгуга, нәрсәгә фатир өчен түләп ятыйк дидек тә, Сәрдәгә кайттык”,– ди Люция.

 

Герой-ана ничек  яши?

2014 елда «Ел хатын-кызы» республика конкурсында “Хатын-кыз ана” номинациясе җиңүчесе  исеме  алып Сәрдәне республикада  таныткан 12 бала  анасы  Нурия Сәхап кызы Гыйлаҗетдинова  белән дә очраштык. “Аллага шөкер, балаларым әйбәт булды. Әле  8  Мартка  да җыелышып килделәр.  Барысында да  бүләк,  чәчәккә  күмделәр. Сигез  киявем  барысы да бик әйбәтләр. Ничек шулай туры китергәндер. Олыяздан  үзем шикелле Герой-ана, 10 бала  үстергән Назилә белән дә кодагый  булдык. Барыбыз бергә  җыелсак, үзебез генә дә бер  авыл булыр  идек”,– диде Нурия  апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев