Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәүдә нокталарында кулланучылар хокуклары үтәләме?

Роспотребнадзор бүлеге кибеттән сыйфатсыз продукция сату факты буенча тикшерү алып бара

Быел  кулланучыларның хокукларын  халыкара яклау көне “Пластик  материаллар белән  пычрануга   каршы  көрәш” девизы белән  үтә. Бу – планетар  масштабтагы җитди проблема. Рәсми  чыганакларда язылганча, әгәр  катгый  чаралар  күрелмәсә, 2050 елга океаннарда йөзгән пластик шешәләр саны судагы балыклардан күбрәк булачак. Шуңа  да товарны кулланганда, ташыганда, утильләштергәндә кеше сәламәтлегенә генә түгел,  әйләнә-тирә  мохит өчен дә куркынычсыз булырга тиешлеге “Кулланучыларның хокукларын  яклау турында”гы  Закон белән беркетелгән. Без әле пластик материалларның зыяны турында белеп кенә бетермибез. Законнарны халыкка аңлату, әлбәттә, бик кирәк. Шул максаттан дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча  территориаль органы белгечләре былтыр районда кулланучылар өчен һәм  хуҗалык итүче  субъектларда 151 төрле чаралар үткәргәннәр. Урыннарга   чыгып   кабул итүләрдә  35 райондашыбыз үз хокукын  яклауга кагылышлы сорау биргән. Сәүдә нокталарында  дежурлык итүләр,  консультация өстәлләре, төрле  акцияләр  саны да 50дән артып   китә. Моннан  тыш басма һәм  электрон мәгълүмат  чаралары, радио аша йөзгә якын чыгыш ясалган. “Халык белән эшләүнең мондый формасы гражданнарның хокукый белем дәрәҗәсен арттыра, кешеләргә гамәли ярдәм бирә, урыннарда кулланучыларның бозылган хокукларын торгызу буенча низаглы хәлләрне җайларга булыша”,– ди инспекциянең  Сабадагы консультанты Азат Хәлилов.

Сәүдә нокталарында, хезмәт   күрсәткәндә кулланучылар хокуклары үтәлмәү фактлары булып тора. Әмма зыян күрүчеләр дә таләпчәнләнә,  андый очракта тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген өйрәнеп  килә. 2020 елда  инспекциянең Арча территориаль органы тарафыннан Саба районы кулланучыларыннан кергән  38 гариза каралган. Аларның 32се кулланучылар  файдасына  хәл ителгән.

Роспотребнадзорның Саба территориаль бүлеге баш белгече Фидания Шәйдуллина әйткәнчә,  кулланучыларның  хокукларын яклауда шактый  яңалыклар  да көтелә. “Агымдагы елның июль аеннан контроль  сатып  алулар  керәчәк.   Шикаять булган  очракта,  без, белгечләр,  үзебез  кулланучы буларак  товарны сатып  алачакбыз һәм  булган закон бозу  очраклары ачыкланачак.  2020 елда пандемия  сәбәпле, бүлеккә товарның  сыйфатына булган мөрәҗәгатьләр  тукталган  иде.  Быел  сыйфатсыз  продукция  сату  буенча  кулланучыдан кергән шикаятьне тикшерү бара. Сатып  алучы  хаклы булачак дигән нәтиҗә   көтәргә   кирәк.   Хәзерге   көндә гамәлгә  кергән  яңалыкка  килгәндә, ки­бетләрдә  аяк киемнәре,  текс­тиль әйберләре  “Намус билгесе”  маркировкасы белән  сатылырга  тиеш. Мәгълүмат “Намус билгесе”  программасы нигезендә ачыклана. “Әлеге кушымтаны телефонга  да  куярга була. Телефонны   маркировкага юнәлдергәндә товар мәгълүматы  чыга.  Андый  мәгълүмат  чыкмаса,  ул сатудан  алына,  арестка  куела,  сатучы   судка бирелә.  Хәзерге   көндә  аяк  киемнәрен тикшерәбез. Кичә бер  кибеттә тикшереп карадым,  товар әлеге таләпкә  җавап бирде. Киресенчә булган очракта “Товар әйләнештә була  алмый” дигән  язу  чыга.”,– ди Фидания Шәйдуллина. Үз  хокукларын  яклау  өчен  кулланучылар  бу  яңалыктан хәбәрдар  булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев