Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Сөембикә” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр - Казанда

Шушы көннәрдә район "Сөембикә" хатын-кызлар клубына йөрүче ветераннар Казанга, республика Милли музеена экскурсиягә бардылар. Зур концерт булды, әкият геройлары, тарихи шәхесләр булып киенеп йөрүчеләрне күреп сокландык. Волонтерлар балаларны уйнаталар, җәядән атуны да оештырганнар иде. Ватан сугышының 200 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштык. Аннары эрмитажга кереп, телескоптан Кояшны, планеталарны, йолдызларны карадык....

Шушы көннәрдә район "Сөембикә" хатын-кызлар клубына йөрүче ветераннар Казанга, республика Милли музеена экскурсиягә бардылар. Зур концерт булды, әкият геройлары, тарихи шәхесләр булып киенеп йөрүчеләрне күреп сокландык. Волонтерлар балаларны уйнаталар, җәядән атуны да оештырганнар иде. Ватан сугышының 200 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштык. Аннары эрмитажга кереп, телескоптан Кояшны, планеталарны, йолдызларны карадык. Төрле ташлар, акчалар, мамонт скелетлары күреп шаккаттык. Кол Шәриф мәчетендә булу да онытылмас тәэсир калдырды.

Әлеге сәяхәтне оештыру өчен автобус белән тәэмин итүдә булышкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиевка, "Сөембикә" клубы җитәкчесе Миңнур Шакирҗановага барлык ветераннар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.

Фәния Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев