Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СӘЕР ӘТӘЧ

Сәер әтәч

Әтәчебез сәерләнде әле,

Ишек ачкан саен "Кикрикү-ү-ү-к",

Тәмле ашап, симергәнгә күрә,

Масаюдан шулай сикерә күк.

Беркөн шулай концерт карап йөреп,

Кайттык сәгать төнге унбердә

Келә тавышын ишетүгә әтәч

Тотынды бит канат җилпергә.

Тормыш булгач төрле чагы була,

Ишек ачтым төнге икедә.

Хуҗам торды,таң аткандыр,- диеп

"Разбой салып" әтәч җилпенә.

Кышкы озын төндә,төнге өчтә,

Ачар хәл юк ишек келәсен.

Әтәч тавышы бүлә төн тынлыгын

Саташкан бу әтәч күрәсең.

Дүрт булса да,иртәнге биштә дә

Таң атмаган була кышларын.

Төнне ярып әтәч кычкырудан

Тавыкларның китә хушлары.

Иртә торсаң - ит пешә,-ди халык

Ияләнгән чакта уянам.

Әтәч мине түгел,мин әтәчне

Вакытсызрак ахры уятам.

Гүзәлия Ганиева,

Саба районы Мәртен авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев