Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ШАШКА ЧЕМПИОНАТЫНА БАРДЫЛАР

Казан шәһәрендә шашка буенча Татарстан беренче федерация кубогына өлкәннәр арасында үткәрелгән чемпионатта районыбыз спортчылары да катнашты.

Саба данын Хәмит Мөгътәсимов (Лесхоз), Нәкыйп Рәхимов, Илгизәр Хәйретдинов (Сабабаш), Илдар Ситдиков (Шәмәрдән), Гөлниса Төхбәтуллина (Юлбат), Азат Әхмәтов,  Хәмит Вәгыйзов, Илфат Ханнанов, Фәния  Шәмсетдинова (Саба)  яклады.   Ирләр арасында Азат Әхмәтов,  хатын-кызлар төр­кемендә Фәния Шәмсетдинова 3нче урын­нарны  алып, чемпионат призерлары  булдылар. Җиңүчеләр  кубок,  диплом һәм  медаль белән бүләкләнделәр. Баш  судья Фәрит Шәйдуллов сабалыларга  алдагы  ярышларда да  уңышлар теләде.  

Фото: babymart-ekb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев