Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаһзадә никахы: кадими гореф-гадәтләрдән заманча дөньяга

19 май Британия шаһзадәсе Һарри АКШ актрисасы Меган Маркл белән никахлашты. Монарх гаиләсе өчен тыйнак узган тантана күп кенә гореф-гадәтләрдән читләшү белән истә калды. Азатлык никахның иң кызыклы мизгелләрен барлады.

Шимбә көнне Виндзор урамнары дөньяның төрле почмакларыннан килгән туристлар һәм британ милләтпәрвәрләре белән тулган иде. Ник дигәндә, патша гаиләсендә туйны үз күзең белән күрү мөмкинлеге сирәк була. 19 май көнне Британия монархиясе вәкиле булган Һарри шаһзадә АКШ актрисасы Меган Маркл белән никахлашты. Азатлык тантананың иң кызыклы һәм әһәмиятле урыннарын барлады.

45 миллион долларлык "тыйнак" никах

Никах урыны булып Британиянең Виндзор сараендагы Изге Георг кәшәнәсе сайланды. Башка патша туйлары белән чагыштырганда, Һарри шаһзадәнең туе тыйнак кына узды. Һәрхәлдә, Һарриның абыйсы Уильям шаһзадәнең 2011 елда узган никахында өч тапкыр күбрәк кеше катнашкан, тантана исә үзе Лондонның иң зур гыйбадәтханәләрнең берсе булган Изге Павел соборында узган.

Виндзор сараенда узган тантана
Виндзор сараенда узган тантана

Нигә Виндзор сарае? Бу - британ монарх гаиләсе өчен символик урын. Виндзор сарае Елизаветта II-нең яраткан резиденциясе санала, күпчелек ял көннәрен ул биредә үткәрә. 1984 елда исә биредә Һарри шаһзадәне үзен чукындырган булганнар.

Никах чагыштырмача тыйнак уздырылса да, ул шактый күп игътибар җәлеп итте. Виндзорга Британиянең төрле шәһәрләреннән һәм башка илләрдән күп тамашачы һәм турист килгән. Белгечләр бу никахның дәүләткә $1,4 миллиард чамасы акча китерә алуын әйтә, бу туризм һәм никахка бәйле сувенирлар сатудан килгән акча.

Медиа чаралары санап чыкканча, никахны уздыруга якынча $45 млн тотылган. Бу акчаның күпчелеге чараның иминлеген тәэмин итүгә киткән.

 

 

Гореф-гадәтләрдән читләшү

Британ монархлары еш кына консерватив карашлары өчен тәнкыйть утына тотыла. Ләкин Һарри шаһзадә никахы күп нәрсәне үзгәртергә мөмкин. Белгечләр бу никахта күп кенә гореф-гадәтләрнең читкә куелуын әйтә.

 

Меган Маркл 1981 елда Лос-Анджелес шәһәрендә туган. Әтисе фильмнарда ут режиссеры, әнисе – йога укытучысы.

Меган Төньяк-көнбатыш университетын тәмамлагач, сериалларда төшә башлаган. "Касл", "C.S.I. Җинаять урыны: Нью-Йорк", "90210: Яңа буын" кебек сериалларда төшкән. "Форс-мажор" сериалы аңа танылу китергән.

2011-2013 елларда кинорежиссер Тревор Энгельсон хатыны булган, аннары аерылышкан. 2016 елда аның Һарри шахзадә белән мөнәсәбәттә булуы ачыкланган. 2017 елның 27 ноябрендә аларның никахлашачагы билгеле булган. Шул ук айда Меган фильмнарда төшүдән туктаячак дип игълан ителгән.

Беренче чиратта Меган Маркл британ монархиясендәге килен роленә тулысы белән туры килми. Ул АКШта туып үскән, сериалларда уйнаган, моңарчы инде кияүдә булган. Моннан тыш Меган чыгышы белән афроамерикан, әтисе ягыннан аның алман-ирланд тамырлары бар. Кыскасы, ул традицион британ принцессасы роленә туры килми, британ медиа чаралары моның турында бик күп язды. Меган Диана вакытына туры килсә, мөгаен, никахка рөхсәт бирелмәгән булыр иде.

Тантана вакытында да үзгәрешләр күп булды. Иң истә калганы - АКШтан махсус чакырылган епископ, кара тәнле Майкл Карри вәгазе. BBC аның чыгышын "утлы" дип атаган. 13 минут дәвамында епископ бик хисси рәвештә мәхәббәт һәм "ут энергиясе" турында сөйләде, аның чыгышы вакытында кайберәүләр көлсә, башкаларның йөзләрендә шаккату иде. Ipad-тан укылган вәгазь, һичшиксез, тантананың иң җанлы мизгелләрнең берсе булды. "Без үзебездә гафу итүчән мәхәббәт көчен ачарга тиеш, бу очракта яңа дөнья туачак", дип кычкырды епископ бөтен кәшәнәгә. Патшабикә Елизавета II дә Каррига бик шикле кыяфәт белән карап торды.

Мондый, традицион монархлар кысаларына сыймаган урыннар тантана вакытында күп булган. Мисал өчен, кунаклар тарафыннан җылы кабул ителгән госпел хорының да мондый төр никахта катнашуы беренче булган.

Ант әйтү дә бераз үзгәрешләр кичергән. Хәзер монархка кияүгә чыккан хатын-кызлар элеккечә "иренә буйсыну" сүзләрен әйтми кала.

Монархларның гореф-гадәтләрдән читләшүе турында тагын бер мөһим мәсьәлә сөйли. Мондый әһәмиятле чараларга сәясәтчеләрне һәм чит ил җитәкчеләрен чакыру - сәяси яктан әһәмиятле. Бу юлы никахка хәтта британ премьер-министры Тереза Мэй да чакырулы булмаган. Башка илләр җитәкчеләре, Европа патша нәселләре вәкилләре дә тантанада катнашмаган.

Кавышкан парны алга таба ни көтә?

Күп кешене кызыксындырган сорау: Меган Маркл кияүгә чыгудан соң принцесса була алырмы? Мөгаен, юк, аңа кадәр Уильямга кияүгә чыккан Кейт кебек аңа һерцог исеме бирелә. Бу очракта Һарри шаһзадә һәм Меган Сассексс һерцоглары титулына ия булды. Бу мәртәбәле исем 1843 елдан бирле буш булган. Моны истә тотып, BBC хәтта Сассексс турында язма әзерләде.

Никахны карарга килгән халык
Никахны карарга килгән халык

Яңа гаилә рәсми кияүгә чыгу контрактын да төземәячәк. Һарри бу очракта әтисе һәм абыйсы мисалларына иярә. Елизавета II балалары һәм оныклары арасында берсе дә рәсми кияүгә чыгу контрактын имзаламаган, гәрчә, аерылышу процессы еш булса да.

Меган Марклга британ ватандашлыгын алыр өчен хәзер "Британиядәге тормыш" тестын узарга кирәк була. Әлеге сынау хәтта британнар өчен дә авыр булып санала. Reuters сораштыруына күрә, алар сорашкан кешеләрнең яртысында әлеге тест узуда авырлыклар булган. Мисал өчен, сынауда Биг Бенны төзү елы, яки Британиядә беренче һинд ресторанын ачкан кеше исеме сорала.

* * *

Ахырда никахның төп десерты - торт турында. Бәйрәмнең төп бизәген америкалы Клэр Патэк әзерләгән. Торт лимон һәм карга миләше сироплы бисквит коржларыннан тора. Бисквит рецепты махсус бу тантана өчен әзерләнгән, ә сиропка патша бакчасындагы карга миләшен кулланганнар.

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X