Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган

Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә торган; аны саклап калу өчен, Шыгырданга алып кайтканнар.

Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәре Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында урнашкан “Өч сәхабә” исемендәге үзәк Җәмигъ мәчетендә саклана. Минбәрне карарга мәчеткә туристлар килә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә мәчетнең имамы Рифкать хәзрәт Крганов хәбәр итте.

“Мәрҗани минбәре безнең мәчеткә 2010 елның сентябрь азагында сүтелгән хәлдә кайтты. Без аны төзекләндердек, буядык”, - дип искә алды Рифкать хәзрәт. Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә сакланган. Мәчеттә төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, аны мәчет бинасыннан чыгарып куйган булганнар. Минбәрне саклап калу өчен, Шыгырдан имамнары үз авылларына алып кайтканнар. 

 

 Минбәр мәчетнең көндәлек намазлар укый торган бүлмәсендә саклана. 

Шиһабетдин Мәрҗәни минбәрендә күп галимнәр чыгыш ясаган, үгет нәсыйхәтләр укыган. Казанда 1945 елда Корбан бәйрәмен уздыру турындагы документаль фильмда да мулла шушы минбәрдә чыгыш ясый. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Празднование Курбан-Байрама в Казани в 1945г

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев